Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты Чаллыда ашыгыч ярдәм йөртүчеләре төзелешкә һәм хәрби сәнәгатькә китә диде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул сәбәпле, ашыгыч ярдәмдәге машиналарның яртысы гына чакыруларга чыгып китә ала. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны "актуаль мәсьәлә" дип атады һәм нинди карарлар кабул итәргә икәнен уйларга кирәк диде. Ул бу проблемның башка районнарда да булуын искәртте. 

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илдар Шамилов Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләрнең күпләп эштән китүен әйтте.

"Бүген 36 машинаның 17се генә эшли", диде ул Татарстан парламенты утырышында. Аның әйтүенчә, моңа медицина хезмәткәрләре җитмәү түгел, ә машина йөртүчеләргә кытлык сәбәпче. Алар түбән хезмәт хакы алып эшли ди ул.

Шамилов сүзләренчә нигездә ашыгыч ярдәмне йөртүчеләр саклану оешмаларына һәм М-7 машина юлы төзелешенә эшкә китә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны "актуаль мәсьәлә" дип атады һәм нинди карарлар кабул итәргә икәнен уйларга кирәк диде. Шулай ук ул машина йөртүчеләр белән бәйле проблемның башка районнарда да булуын искәртте.

Октябрь уртасында Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да шушы ук мәсьәләне күтәреп чыккан иде. Ул республиканың зур шәһәрләрендә - Казанда, Чаллыда һәм Алабугада ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләрнең күпләп эш калдыруын белдерде.

"Медицина хезмәткәрләре һәм табиблар бар, әмма кызганыч, машина йөртүчеләр эштән китә башлады. Чөнки алар хәрби-сәнәгать оешмаларына китә. Анда хезмәт хаклары югары - 120 мең сумга кадәр җитә", диде Захарова. Аның әйтүенчә, Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр аена 69 мең сум акча ала.

Республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова исә тиздән Татарстанда ашыгыч ярдәмне йөртүчеләрнең хезмәт хакын 18 мең сумга арттырачакларын әйткән иде.

  • Былтыр августта Башкортстанда да ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр түбән хезмәт хакларына зарланган иде. Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" дип атады, хезмәт хакларының 2016 елдан бирле артмавын әйтте. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG