Журналистлар Русия иминлек шурасы башлыгы Николай Патрушевның тәхәллүсен ачыклаган. Фамилиясен дәүләт базаларыннан сөрткәннән соң, Патрушев өчен шушы тәхәллүсне кулланалар. Бу хакта "Можем объяснить" һәм "Новая газета Европа" тикшеренүендә әйтелә.
Владимир Путинга якын булган сәяси гаиләләр арасында Иминлек шурасы башлыгы Николай Патрушевның гаиләсе инде 25 ел буе иң йогынтылы гаиләләрнең берсе булып тора диелә. Тикшерүдә Патрушев гаиләсенең серләрен дәүләт ничек яклавы, аларга мөлкәтләрен ничек яшерергә һәм Көнбатыш чикләүләреннән ничек качарга булышуы язылган.
Федераль салым хезмәте базасында Николай Патрушевны Луков Евгений Фёдор улы исеме астында яшергәннәр. Аның туу көне, паспорт номеры һәм ИНН белешмәләре тулысынча Иминлек шурасы башлыгының белешмәләре белән туры килә. ИНН (салым түләүченең идентификация номеры) гомер буе бер генә төрле була, башка белешмәләрне тулысынча алыштырган очракта да үзгәрми, дип искәртә журналистлар.
Шул ук вакытта Федераль салым хезмәтенең соңгы таралган белешмәләрендә Николай Патрушевның гына түгел, өлкән улы - авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның да исеме юк, ди тикшеренү авторлары.
Рәсми декларацияләргә ярашлы, Дмитрий Патрушев - Русия хөкүмәтендәге иң бай кешеләрнең берсе. 2021 елда аның кереме 121 миллион сум булган.
2018 елда исә 184 миллион сумга ук җиткән. Шуларның өчтән берен - 41 миллион сумын Дмитрий Патрушев "Россельхозбанк" дәүләт банкында эшләгән. Ул чакта ул банкта идарә рәисе булып тора иде.
Русия иминлек шурасы башлыгының кече улы Андрей Патрушев 2006 елда 24 яшендә Игорь Сечинның "Роснефть" нефть ширкәте җитәкчесе киңәшчесе итеп куелды. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кече Патрушев әтисе кебек үк АКШ чикләүләренә эләкте.
Журналист Андрей Захаров әйтүенчә, Федераль салым хезмәте базасында Андрей Патрушевны Алексей Голубев дип язганнар.
Росреестр Патрушевлар гаиләсенең фатирлары турындагы белешмәләрне дә сөрткән. Журналистлар ачыклавынча, аларның берсе Мәскәүнең Рочдельская урамында Президент эшләре идарәсе йортында урнашкан. Бу фатирны Николай Патрушев әле 2004 елда ук бушлай алган булган. Әлеге йортта бер дүрткел метр уртача 500 мең сум дип бәяләнә, димәк Патрушевларның фатиры 128 миллион сумнан артык торырга мөмкин. Журналистлар мәгълүматынча, хәзерге вакытта анда Андрей Патрушев яши.
Росреестрның читкә таралган базасында күренгәнчә, кече Патрушев Мәскәүнең Мосфильм урамында 218 дүрткел метрлы фатирда да яшәгән. Бу йортта Чечня башлыгының хатыны Медни Кадырованың, саклану министры кызы Юлия Шойгуның фатирлары булган. Шойгуның да, Кадыровларның да фатирларын Ростреестрның онлайн-сервисыннан табып була, ә менә Патрушевның 49нчы санлы фатиры - юк, диелә. Бу торак комплекста мәйданы ягыннан охшаш булган фатирлар 145 миллион сумга сатыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум