Израилнең җир гаскәре Газзә сызыгындагы иң зур шәһәрне - Газзәне тулысынча чолгап алган. Бу хакта Израил саклану гаскәре вәкиле Дэниэль Хагари белдерде. Аның әйтүенчә Газзә сызыгын үз контролендә тотучы Хәмәс белән хәзерге вакытта солых төзү хакында да, атышны туктату турында да сүз була алмый.
Соңгы тәүлекләрдә БМОның Газзә сызыгындагы яшеренү урынына әйләнгән дүрт мәктәбенә атышлар һәм бомбалаулар вакытында зарар килде. БМОның фәләстин качаклары эшләре агентлыгы Җабалия лагерындагы мәктәптә качып утырган 20 кешенең һәлак булуын белдерде.
2 ноябрьдә ЦАХАЛ штабы башлыгы Герци Халеви Израил гаскәре Газзәне чолгап ала дигән иде. Рәсми мәгълүматларга күрә, җир өсте операциясен киңәйткәннән соң Израилнең 20ләп хәрбие үлгән.
Газзәдә 640 мең кеше яши, бу Газзә сызыгында яшәүчеләрнең 35ләп проценты. Израил ягы шәһәрнең Хәмәс эшчәнлек алып бара торган үзәк булуына ышандыра. Радикаль фәләстин төркеме анда катлаулы инфраструктура челтәре төзегән, шул исәптән җир астында туннельләр диелә.
- Бүген, 3 ноябрьдә Израилгә эш сәфәре белән кабат АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен киләчәк. The New York Times язуынча, Дәүләт департаменты башлыгы Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяхуны хәрби операцияләрдә кыска вакытлы тәнәфесләр ясарга ризалаштырмакчы була, бу 7 октябрьдә Хәмәс тотык итеп алган кешеләрне азат итү өчен һәм Газзә сызыгында һуманитар ярдәм тарату өчен кирәк.
- 7 октябрь көнне Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Ул чакта 1400 кеше үлде, 250ләп кешене тотык итеп алып Газзәгә алып киттеләр.
- Моңа җавап итеп "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
- Хәмәс контролендәге Газзә саклану министрлыгы Израил гаскәре һөҗүме нәтиҗәсендә тугыз меңнән артык кеше үлде, шуларның өчтән икесе - хатын-кызлар һәм балалар ди. Моңа бәйсез бәяләмәләр юк.
Израил һәм Фәләстин низагы тарихы
Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый.
1947 елда Британия Фәләстин мәсьәләсен БМОга тапшыра. БМО, төрле вариантларны караганнан соң, фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый һәм британ мандатын туктатырга, ә җирләрне ике дәүләткә – яһүд һәм гарәп дәүләтләренә бүләргә тәкъдим итә. Иерусалимга аерым халыкара статус бирү карала.
Шулай итеп, Израил дәүләте барлыкка килә. Һәм ул берничә сугыш дәвамында Фәләстин җирләре исәбенә үз мәйданын арттыра, ә 1967 елда Газзә сызыгын һәм Көнбатыш ярны, шул исәптән Көчыгыш Иерусалимны оккупацияли. Әлеге вакыйгалар аркасында гарәп халкы күпләп күченергә мәҗбүр була. Бу урыннарда яһүд авыллары барлыкка килә. Әлеге хәлләрне халыкара оешмалар хөкем итә.
1974 елда БМОның Гомум Җыены тагын бер кат үз сүзен әйтә: фәләстиннәрнең мәсьәләнең гадел чишелешенә хакы бар. Киләсе елны тиешле Комитет төзелә.
1987 елда, 20 елдан артык хәрби оккупациядән соң, Газзә сызыгында һәм Көнбатыш ярда "Беренче интифада" дип аталган күтәрелеш була. Яшьләр, хатын-кызлар, балалар, эшчеләр – барысы да демонстрацияләрдә, эш ташлауларда катнаша һәм салымнар түләүдән баш тарта. 2000 елда фәләстиннар икенче интифада оештыра.
Ике очракта да протестларны Израил иминлек көчләре бастыра.
1987 елда, "Беренче интифада" вакытында ХӘМӘС төркеме оеша. Ул Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһүдләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум