Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклауда гаепле дип тапкан. Аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, бер ел сынау вакыты бирелгән. Бу хакта "Бизнес Оnline" җиткерә.
Шулай ук аннан тартып алынган IPhone 11 Pro телефонын дәүдләт файдасына алып калганнар.
Рөстәм Хәсәнов мәхкәмәдән үзенә ачылган эшне аерым тәртиптә карауны сораган. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән. Хәсәновның яклавы аңа штраф бирүне яки җинаять җаваплылыгыннан азат итүене сораган дип яза "Коммерсантъ".
Прокурор аны бер ел өч айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне һәм 1,5 ел сынау вакыты бирүне сораган булган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, 17 сентябрьдә Хәсәнов яшерен урыннан тыелган маддә төргәген алмакчы булган, әмма полиция килеп чыккач аннан котылу җаен караган. Хәсәнов башта гаебен кире каккан.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан "кырыс тәнкыйть белдерде" һәм "Татарстан парламентаризмы тарихында беркайчанда мондый кычкырып торучы фактлар булмады" дип искәртте.
- Бу вакыйгадан соң Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзәев муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен, бөтен депутатларны мәҗбүри тәртиптә наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерүне тәкъдим итте.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум