Бүген, 3 ноябрьдә "Хизбулла" радикаль төркеме җитәкчесе Хәсән Насралла телевидениедән чыгыш ясаганда Лүбнән (Ливан) мәйданнарына меңнәрчә кеше җыелды. Узган ай Фәләстиннең ХӘМӘС радикаль төркеме һөҗүме нәтиҗәсендә Израильдә 1400 кеше һәлак булганнан соң, һәм фәләстин сугышчылары белән Израил арасында сугыш башланганнан соң, бу Насралланың халык алдында беренче чыгышы булды.
Насралла яшеренеп яши һәм халык алдына сирәк чыга. Бу видеосын кайда төшерүе билгеле түгел. Әлеге чыгышын ул ХӘМӘС белән Израил солдатларының Газзә сызыгындагы бәрелешләре көчәюе вазгыятендә ясады.
Үзенең белдерүендә Насралла ХӘМӘСнең 7 октябрьдә Израилгә ясаган һөҗүмен мактады, әмма моны бары тик Фәләстин оештырган операция иде дип әйтте.
90 минутка якын дәвам иткән чыгышында ул ХӘМӘС Израилгә һөҗүм иткәннән соң, "Хизбулла"ның хәрби бәрелешләрдә катнашуын искәртте. Төркем бәрелешләрдә катнашуын һәр көн ныграк арттыра һәм Израилне үз гаскәрләрен Газзә сызыгындагы операциягә җибәрәсе урынга, Лүбнән чигендә тотарга мәҗбүр итә диде ул.
Израил-Лүбнән чиге буйлап ике яклы атышлар булды. "Хизбулла" Израилнең 19 позициясенә берьюлы һөҗүм итүен белдергәч, 2 ноябрь кичендә Израил үз гаскәрләренең моңа "киң һөҗүм" белән җавап бирүен әйтте.
Насралла сүзләренчә, Лүбнән-Израил чигендәге хәрби хәрәкәтләр моңа кадәр күрелгән масштаблар белән "чикләнмәячәк". Ул нечкәлекләрен аңлатмады, әмма тулы масштаблы сугышка чакыру булмады.
Насралла чыгыш ясаганда Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху Израилне сынап карарга тырышсалар, "Израилнең төньяктагы дошманнары кыйммәт түләячәк", дип әйтте.
Аналитиклар фикеренчә, "Хизбулла" белән сугыш (хәрби яктан ул ХӘМӘСтән күпкә көчлерәк санала) Израил өчен дә, Лүбнән өчен дә җимергеч булачак. "Хизбулла"ның югары төгәллекле коралы бар һәм ул Израил эченә үк һөҗүм итә алырга мөмкин дип санала.
- Лүбнәннең "Хизбулла" шыгый хәрби-сәяси оешмасы дөньяның күп илләрендә террорчы дип танылды. Аңа Иран ярдәме белән 1982 елда нигез салынган.
- 1997 елның октябрендә АКШ "Хизбулла"ны террорчы оешма дип таныды. "Хизбулла"ның кораллы хәрби төркемнәре сан, корал һәм хәрби тәҗрибә ягыннан Якын Көнчыгыштагы кайбер илләрнең гаскәрен уздырып җибәрә.
- "Хизбулла" Фәләстиннең ХӘМӘС, "Ислам җиһады" оешмалары һәм Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы белән тыгыз элемтәдә тора.
Белешмә: ХӘМӘС
ХӘМӘС (ХӘМӘС, гарәп. حركة المقاومة الإسلامية [Хәрәкәт әл-мукавама әл-исламия], Ислам каршылык хәрәкәте) — Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. Ул 1987 елда Израил оккупациясенә каршы оештырылган Беренче фәләстин интифадасы — күтәрелеше нәтиҗәсендә барлыкка килә. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһудләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
Белешмә: Хизбулла
Хизбулла (гәрәп. حزب الله, "Аллаһ фиркәсе") — Лүбнән (Ливан) шигыйларының кораллы оешмасы һәм сәяси фиркасе. Аның тарафдарлары Лүбнәндә Иран режимына охшаш ислам дәүләте булдыру өчен көрәшә. "Хизбулла" хәрәкәте Иранның Ислам инкыйлабы җитәкчесе Рухаллаһ Хомейни булдырган идеология нигезендә корылган.
АКШ, Канада, Израил, Мисыр, Фарсы култыгы илләрендә, Австралия, Британия һәм Европаның аерым дәүләтләрендә террористик оешма дип танылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум