Accessibility links

Блогер Аяз Шабутдинов сак астына алынды


Аяз Шабутдинов
Аяз Шабутдинов

Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән.

Мәскәүдәге мәхкәмә блогер һәм баерга өйрәтүче курслар авторы Аяз Шабутдиновны 16 декабрьгә кадәр сак астына алды.

Аңа зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Блогерга оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр. Шабутдинов гаебен танымады дип хәбәр итә Мәскәү прокуратурасы.

Тикшерү мәгълүматынча, Шабутдинов кешеләрдә аның курслары, тренинглары һәм вебинарлары ярдәмендә бизнес алып бару һәм зур табыш алу турында ялган тәэсирләр калдырган, шулай итеп ул үзе акча эшләгән.

Әлеге програмнарның "имеш, нәтиҗәле булачагына ышанып", сигез кеше блогер ширкәтләре белән 100 меңнән ике миллон сумга кадәр килешүләр төзегән.

Шабутдиновны тоткарлау турында 3 ноябрьдә билгеле булды.

Аяз Шабутдинов - популяр тренинглар авторы, аның инстаграмдагы аудиториясе ике миллионга якын. Блогер тиз акча эшләү һәм баю мөмкинлекләре турында лекцияләр һәм курслар уздыра.

Ул шулай ук бизнес-тренинглар сатучы Like Центр белем бирү үзәге челтләре хуҗасы. Финанс хисабыннан күренүенчә, былтыр аның чиста табышы 737 миллион сум булган.

Шабутдинов үзен Пермь краендагы Куеды авылыннан ди. Удмурт дәүләт университетында укыган.

Ул Татарстанда узган бизнес-форумнарда да чыгыш ясады, аларның берсендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG