Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Чечня башлыгы иминлек хезмәтендә "җаваплы вазифа"га билгеләнгән


Адам Кадыров
Адам Кадыров

6 октябрьдә Адам Кадыровка Чечня каһарманы исеме бирелде.

Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Адам Чечня башлыгының иминлек хезмәтендә "җаваплы вазифа"га билгеләнгән. Бу хакта телеграмма каналларында республика дәүләт сәясәте, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев һәм Чечнядан сайланган Дума депутаты Адам Делимханов язды.

6 октябрьдә Адам Кадыровка Чечня каһарманы исеме бирелде. Шуннан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аны "Дуслык" ордены белән бүләкләде. Адам "милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен" бүләкләнгән диелде. Бүләкне егеткә Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе барып тапшырды.

Шулай ук Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Карачай-Чиркәснең "Республика алдындагы казанышлары" югары ордены белән бүләкләнде. Чечня җитәкчелегенең Адамны бүләкләүне сорап күп кенә Кавказ республикаларына мөрәҗәгать итүе әйтелде, әмма Адыгея белән Кабарда-Балкар дәүләт бүләкләрен бирүдән баш тарткан.

  • Күптән түгел Адам Кадыров СИЗОда Никита Журавель исемле токынны кыйнап танылган иде. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыкты. Журавель Коръәнне яндыруда шикләнелә.
  • Чечнядагы шушы хәлләргә Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйтеп караган иде. Миңнеханов моны "депутатның шәхси фикере" дип тамгалагач, Хамаев "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде һәм аны социаль челтәрләреннән алып ташлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG