Ркаил Зәйдулланың "Игезәк" әсәре сәхнәгә куелганчы ук, премьера турында күп сөйләнде, язылды. Фәрит Бикчәнтәев Зәйдулланың бу әсәрне 7 ел элек үк театрга алып килүен, "Хан һәм шагыйрь" исеменнән "Игезәк"кә үзгәртелүен әйткән иде. Актуаль булачак дип вәгъдә итте.
4 ноябрьдә булган премьерада түрәләр күренмәде. Журналистлар да юк иде диярлек, чөнки 3 ноябрьдә алар өчен тамаша аерым куелды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан спектакль премьерасына килә торган чәчәкләр дә 7 ноябрьгә кичектерелде күрәсең. Бу көнне танылган театр режиссеры Марсель Сәлимҗановның тууына 89 ел тула һәм 2002 елдан бирле килә торган традициягә нигезләнеп бу көнне премьера куела. Быел ул шушы "Игезәк" премьерасы. Шулай ук быел шушы көнне Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы да узачак. Ул профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә ике елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. Премиянең күләме - 200 мең сум һәм шуңа өстәп махсус бүләк, диплом да тапшырыла. Бүләк Татарстан президенты фәрманы белән булдырылган иде.
Сайттагы мәгълүматта спектакль 2 сәгать тә 15 минут бара дип әйтелгән. Програмда исә, спектакль 2 сәгать бара дип язылган. Чынлыкта, антрактны санамаганда, спектакль сәгать ярым чамасы дәвам итә. Премьера үзе 15-20 минут соңга калып башланды, 40 минуттан тәнәфескә чыктык, тагын 40 минуттан төгәлләнде дә. Кыскасы, үз вакытына кимендә ярты сәгатькә тулмаган спектакль цензура үткәндә туналмадымы икән дигән шик калды.
Камал театры сайтында "Игезәк"нең аннотация дә кызыктырырлык итеп язылган иде. Пьесада вакыйгалар Урта гасырларда Бөек ил территориясендә бара. Анда ике төп герой - Хан һәм Шагыйрь. Алар шулкадәр охшаган ки, хәтта иң якыннары да аларны аера алмый.
Эчтәлеге Алтын Урда хакимнәре турындагы елъязмалардан алынган тарихи чынбарлык белән үрелеп бара. Чын тарих Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың иҗади фантазиясенә буйсына. Кеше һәм аның максаты, сайлау хокукы, сәясәт һәм сәнгать, мәхәббәт һәм матурлык кебек төшенчәләрнең дөньяны коткара алуы шик астына куела...
"Игезәк" спектакле бер яктан ханнарга мәдхия буларак яңгырый, әмма икенче яктан, тирә-якта барган вакыйгаларга хан күзлегеннән үз аңлатмасын да бирә. Мәсәлән, нишләп һаман яңа җирләргә яу баралар? Ә нигә халык азрак ач булырга тиеш? Патшага күндәм булсын, үзенә артыгын рөхсәт итә алмасын, азмасын өчен.
Спектакльнең режиссеры - Рамил Гәрәев. Сәнгать җитәкчесе - Фәрит Бикчәнтәев.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум