Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер ай эчендә Газзә сызыгында БМО агентлыгының 88 хезмәткәре үлгән

Газзә сызыгында БМО келәте
Газзә сызыгында БМО келәте

"Бу - хәзергә кадәр БМО хезмәткәрләренең бер низаг эчендә  иң күп санда үлгән очрагы булып тора", дип белдерделәр Берләшкән милләтләр оешмасында.

7 октябрьдән башлап хәрби хәрәкәтләр аркасында Газзә сызыгында БМОның фәләстин качакларына ярдәм өчен Якын Көнчыгыш агентлыгының 88 хезмәткәре һәлак булган. Бу хакта БМО һуманитар оешмаларының уртак белдерүендә әйтелә.

"Бу - хәзергә кадәр БМО хезмәткәрләренең бер низаг эчендә иң күп санда үлгән очрагы булып тора", дип белдерделәр Берләшкән милләтләр оешмасында.

Израил хакимиятләре мәгълүматынча, кораллы низаг башыннан Израилдә 1400ләп кеше һәлак булган, меңләп кеше яраланган. 200 дән артык кеше, шул исәптән балалар тотык итеп алынган, диелә белдерүдә.

Шулай ук оешма Газзә сызыгында 9500ләп кешенең, шул исәптән 3900 баланың үлүен хәбәр итә. Алар Хәмәс сугышчылары контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләренә сылтана.

"Без низаг тарафларын кабат халыкара һуманитар хокук бурычларын үтәргә чакырабыз. Кичекмәстән һәм шартларсыз тоткынлыкта тотылучы сивил затларның барысын да азат итәргә чакырабыз. Газзәгә өстәмә ярдәм - азык-төлек, су, дарулар һәм ягулык имин рәвештә, тиз һәм кирәкле күләмдә килергә тиеш. Безгә кичекмәстән атышны туктатырга кирәк. 30 көн үтте. Җитәр. Бу хәзер үк туктарга тиеш", диелә белдерүдә.

Аны БМОның 17 оешмасы вәкилләре, шул исәптән Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус, БМО баш сәркатибенең һуманитар мәсьәләләр урынбасары Мартин Гриффитс, ҖМОның кеше хокуклары баш комиссары (OHCHR) Фолькер Тюрк, Миграция халыкара оешмасы мөдире (IOM) Эми Поуп, БМО балалар фонды башкарма мөдире Кэтрин Рассел һәм башкалар имзалаган.

  • 7 октябрь көнне Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
Израил һәм Фәләстин низагы тарихы
Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый.
1947 елда Британия Фәләстин мәсьәләсен БМОга тапшыра. БМО, төрле вариантларны караганнан соң, фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый һәм британ мандатын туктатырга, ә җирләрне ике дәүләткә – яһүд һәм гарәп дәүләтләренә бүләргә тәкъдим итә. Иерусалимга аерым халыкара статус бирү карала.
Шулай итеп, Израил дәүләте барлыкка килә. Һәм ул берничә сугыш дәвамында Фәләстин җирләре исәбенә үз мәйданын арттыра, ә 1967 елда Газзә сызыгын һәм Көнбатыш ярны, шул исәптән Көчыгыш Иерусалимны оккупацияли. Әлеге вакыйгалар аркасында гарәп халкы күпләп күченергә мәҗбүр була. Бу урыннарда яһүд авыллары барлыкка килә. Әлеге хәлләрне халыкара оешмалар хөкем итә.
1974 елда БМОның Гомум Җыены тагын бер кат үз сүзен әйтә: фәләстиннәрнең мәсьәләнең гадел чишелешенә хакы бар. Киләсе елны тиешле Комитет төзелә.
1987 елда, 20 елдан артык хәрби оккупациядән соң, Газзә сызыгында һәм Көнбатыш ярда "Беренче интифада" дип аталган күтәрелеш була. Яшьләр, хатын-кызлар, балалар, эшчеләр – барысы да демонстрацияләрдә, эш ташлауларда катнаша һәм салымнар түләүдән баш тарта. 2000 елда фәләстиннар икенче интифада оештыра.
Ике очракта да протестларны Израил иминлек көчләре бастыра.
1987 елда, "Беренче интифада" вакытында ХӘМӘС төркеме оеша. Ул Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһүдләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG