Либиядә Русиянең хәрби базасы барлыкка килергә мөмкин, ике илнең хакимиятләре шул хакта сөйләшүләр алып бара, дип җиткерә чыганакларына сылтама белән Bloomberg.
Агентлык хәбәренчә, бу хактагы килешүне сентябрь ахырында Либия дәүләт гаскәренең баш хәрби җитәкчесе Хәлиф Хафтар Мәскәүгә килеп, Владимир Путин белән очрашканнан соң ук әзерли башлаганнар.
Янәсе, килешү кысаларында Русия хәрби көймәләрен Урта диңгез яры буена - Либиянең Тобрук шәһәре портына урнаштыра, шулай ук берничә авиация базасын куллана алачак. Моңа алмаш буларак, Русия Либиягә һава һөҗүменә каршы системнар җибәрәчәк һәм Русия инструкторлары Либиянең очучыларын, махсус көчләр (спецназ) сугышчыларын өйрәтәчәк.
АКШның Либиядәге элекке махсус илчесе Джонатан Уайнер америка хакимиятләре моңа "бик җитди" карый диде. "Әгәр Русия Урта диңгездәге портларны ала алса, бу аңа бөтен Европа берлеген шымчылык итеп торырга мөмкинлек бирәчәк", дип искәртте Уайнер.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум