Ташкент өлкәсендә 72 яшьлек әнисе белән яшәүче Илдар Хәйрулинны Украинага каршы эшчәнлек алып баруда шикләнелүче кешеләр турында мәгълүмат туплаучы портал буларак танылган "Миротворец" фаш иткән. Сайтта язылганча, Хәйрулин – чит илдән ялланып сугышучы. 2014 -2015 елларда, бәлкем иртәрәк тә, Б-2 сугышчан төркемендә торган, 2015 елның сентябрендә Татарстанда булган. Шул ук сәхифәдә Илдарның корал тотып төшкән фотосы да бар.
Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәүче Хәйрулинның абыйсы Ленур Дәүләтшин (әтиләре төрле) Азатлыкка әйтүенчә, аның энесе Украинада булмаган һәм мәхкәмә хөкем чыгарганчы төпле тикшерү уздырылмаган.
"Әни белән энем Ташкентта яши. Үги әтием үлде. Әни дә, әти дә – татарлар. Алар электән үк Үзбәкстанда яши. Без дә шунда тудык.
2017 елны әнинең бертуган абыйсы белән җир мәсьәләсендә бәхәсләре чыкты. Бер җир кишәрлегендә ике йорт тора. Шул ук елны әнинең өендә тентү уздырдылар. Имеш, өйдә наркотиклар, ислам әдәбияты бар, шуны тикшерәләр дигән ишарә ясалды. Гәрчә энекәш урын өстендә ятучы үги әтине карый, ә ул башка җирдә яши иде.
Шуннан соң 2018 елны милиция хезмәткәрләре, өйгә килеп, кич белән паспортларны тикшерә. Шунда энекәшне, милициягә каршылык күрсәткән дип, 15 тәүлеккә ябу карары чыгаралар. Әни шикаять язгач, аны кире җибәрәләр.
2019 елны аны инде Үзбәкстан иминлек хезмәте алып китә. Өч килүдә дә энемнән "Миротворец" сайтында кулына корал тотып төшкән фото турында сорыйлар. Быел 2 майда аны тоткарлыйлар һәм 3 майда җинаять эше ачалар", ди Дәүләтшин.
Аның әйтүенчә, тикшерү ягы беркая да бернинди мөрәҗәгатьләр дә юлламаган. Бу хакта алар үзләре яллаган адвокатлардан белгән.
"Миротворец"та ул Украинага каршы сугышта казаклар төркемендә (КСОВД – Казачий союз "Область Войска Донского") катнашкан диелгән. Мин аларга мөрәҗәгать юлладым, баш атаман андый кеше булмады дип рәсми җавап җибәрде. "ДНР" хәрби коммисариатыннан да анда Илдар Хәйрулин булмавы турында хат булды.
2015 елда Илдарның җилкәсен эт тешләгән иде. Аны да пуля ярасымы дип шикләнгәч, Алабугада эт тешләгәне турында белешмә тапшырдык, әмма мәхкәмәдә боларның берсе дә искә алынмады. Янәсе, без туганнар. Шул ук вакытта Үзбәкстан тикшерүчеләре беркая бернинди мөрәҗәгатьләр җибәрмәде. Аларның бердәнбер дәлиле – "Миротворец" сайты, ә анда ул янәсе казаклар гаскәрендә сугышта катнашты дигән язу тора", ди Дәүләтшин.
Гаепләү ягының "Миротворец" сәхифәсеннән тыш, ике шаһиты булган. Берсе – алдарак искә алынган, җир өчен бәхәсләшкән әнисенең абыйсы. Аңа Илдар салмыш чакта "ДНР"да булдым дип сөйләгән, диелә. Икенчесе – Илдарга татуировка ясаган шаһит. "Әмма соңрак ул күрсәтмәләреннән баш тартты", ди Ленур Дәүләтшин.
Җинаять эшендә тагын смс язышулар китерелә. Беренчесендә Илдар билгесез бер зат белән 2014 елның июль аенда языша. Ул анда Украинага каршы сугышыр өчен Украинага эләгергә теләвен яза, аңа "син хәрби хезмәттә булмагансың, син безгә кирәк түгел", дип җавап бирәләр.
Дәүләтшин сүзләренчә, милиция аның кем белән язышканын ачыкламаган.
"Мин күргән икенче смста ул янәсе "казаклар берлеге белән бергә сугышта катнаштым, тагын дәвам итеп буламы?" дип сорый, әмма анда икенче тарафтан җавап юк, ә җинаять эшендә бу иң мөһим дәлил буларак бара", ди Дәүләтшин.
Аның сүзләренә караганда, 2014 елны Илдар Татарстанда булган. Шул ук елның азагында – 12 ноябрьдә Алабугадагы таныш дуслары белән Ростовка шабашкага киткән, ә 2015 елның гыйнвар аенда кире Татарстанга кайткан.
"Ноябрьдә ул миңа мин Ростовта дип шалтыратты, мин ноябрь азагында авиабилетлар алдым һәм аның янына Ростовка бардым. Без анда күрештек, өч көн дәвамында аралаштык. Декабрь һәм гыйнварда ул Ростовта кала бирде һәм гыйнвар азагында кире Алабугага килде. 23 февральдә аны монда кавказ овчаркасы тешләде, без ашыгыч ярдәм чакырдык, аны хастахәнәгә алып китеп, җәрәхәтен эшкәртеп, җөй салдылар. 3 мартта ул Ташкентка очып китте, июньдә кабат бирегә килде, һәм 10 сентябрьгә кадәр бездә торды. Соңыннан ул Ташкентка китте һәм беркая да барып йөрмәде", ди Илдарның абыйсы.
Аның сүзләренчә, Илдарның автомат тотып төшкән фотосы да аның өендә ясалган. Әмма бу хакта беркем сорамаган, экспертиза уздырылмаган, Үзбәкстан ягыннан мөрәҗәгатьләр булмаган.
"Мин – элекке милиция хезмәткәре. Безнең дә форма бар иде, һәм ул менә шул форма һәм пневматик автомат белән минем өйдә фотога төште һәм аны социаль челтәрләргә элде. Бу 2015 елда булды. Сүз уңаеннан, мин мәхкәмәдә дә сорау бирдем – ни өчен Ростовка мөрәҗәгать җибәрмәдегез, ник аның кайчан Ростовта булуын, кайчан миндә яшәвен сорамадыгыз", дидем. Аның кайчан кайда булуын полиция архивларын күтәреп табарга була бит", ди Дәүләтшин.
Аның әйтүенчә, Илдарның хәрби низагта катнашуы турында дәлилләр булса, Украинаның рәсми органнары Үзбәкстанга үзләре чыгар иде.
23 октябрьдә Ташкент мәхкәмәсе Илдар Хәйрулинны биш елга хөкем итә. Үзбәкстан кануннарына күрә, ил ватандашларына башка илдә ялланып хәрби хезмәт тыела.
Дәүләтшин әйтүенчә, алар хөкем карарын шикаять иткән. Ул шулай ук Русиянең Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать иткән. Анда алар Үзбәкстанда татар кешесенең эзәрлекләнүенә зарланган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум