6 ноябрьдә Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров һәм Кытайның Shandong Zingking Technology Co., Ltd машина концерны баш мөдире Ма Цзэнхуа шул хакта сөйләшүләр уздырган. Бу хакта республика хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтанып "Коммерсантъ" җиткерә.
Назаров машина концерны җитәкчесенә Башкортстанда махсус машиналар, әйтик ашыгыч ярдәм машиналары җитештерә торган завод булдыру мөмкинлеген карарган тәкъдим иткән. Анда җитешетерелгән техниканы уртак Башкортстан-Кытай бренды белән чыгарып, Русиянең башка төбәкләренә дә җибәреп булыр иде дигән ул.
Концерн җитештерә торган техникага Русия базарында ихтыяҗ зур булыр, дип саный премьер-министр. Шулай ук ул Башкортстанда юлчылар ташый торган автобусларда Кытайда җитештерелгән моторлар кулланылуын искәрткән.
"Кытайда җитештерелгән техника торак-коммуналь өлкәдә һәм авыл хуҗалыгында да үзен яхшы яктан күрсәтте. Хәзер республикада "Башсельхозтехника" белән Zoomlion Heavy Industry Rus ширкәтенең бергә тракторлар җыеп чыгаруын оештыру мәсьәләсе карала", дигән Назаров.
Башкортстанның рәсми делегациясе Кытайда өч көн эшләячәк. Аңа төрле оешмаларның һәм үсеш институтларының 40тан артык вәкиле кергән.
- Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
- Бу сурәттә Русия түрәләре икътисадны Азия илләренә, беренче чиратта, Кытайга борды. Сәяси яктан Мәскәү Кытайны якын беректәше дип атый. 2022 елда Кытай белән Русиянең хезмәттәшлеге тагын да зуррак тизлек белән арта башлады.
- Элегрәк Халыкара тынычлык яклы Карнеги фонды һәм Сarnegie Politika белгече Михаил Коростиков "Русия машина базарында калган 14 брендның 11е – Кытайныкы. Шул ук вакытта Кытай аша "параллель импорт" белән Европа машиналары да кертелә. 2022 елда кытай машиналарын сатып алу очраклары 9 процент булса, быел февральдә ул 38 процент булган", дип искәртте.
- Кытайның Идел буе төбәге белән дә кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килде. Әйтик, 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды. Кытайдан Татарстанга тауар кертү нәкъ 2017 елда кискен артты. Ул вакыттан республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмас һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан исә Татарстан кара метал һәм йөк машиналары сатып ала.
- Июнь уртасында Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башлануы билгеле булды. "Алабуга" махсус икътисади зонасына караячак бу комплексны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.
- Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак, ди түрәләр. Биредә озын һәм кыска вакытка йөк саклау, йөк бушату-төяү һәм башка хезмәтләр күрсәтеләчәк. Төзелешнең беренче өлешенә инвестицияләр 20 млрд сумны тәшкил итә.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс, дип белдерде. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", диде ул.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум