Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов "Алабуга" һәм "Химград" ширкәтләренә Каракалпакстанда проектлар башларга тәкъдим итә


Каракалпакстан һәм Үзбәкстан байраклары. Иллюстратив фото
Каракалпакстан һәм Үзбәкстан байраклары. Иллюстратив фото

"Энергия чыганаклары, җитәрлек күләмдә мәйдан, отышлы салым тәртибе һәм иң мөһиме - эшчеләр бар, болар бар икән, эшләргә була",  дип искәрткән ул. 

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга"махсус икътисади зонасына һәм "Химград" сәнәгать паркына Каракалпакстан автоном республикасындагы элекке мамык терминалын өйрәнергә тәкъдим иткән. Җиде мең дүрткел метрга якын мәйдандагы бу объект тимер юл янында, Нөкис шәһәренең үзәгенә якын урнашкан.

Миңнеханов оешмаларның җитәкчеләренә биредә урнаштырырга мөмкин булган проектлар турында уйларга кушкан. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

"Энергия чыганаклары, җитәрлек күләмдә мәйдан, отышлы салым тәртибе һәм иң мөһиме - эшчеләр бар, болар бар икән, эшләргә була", дип искәрткән ул.

Шулай ук ул эшчеләр әзерләү өчен белем бирү үзәге оештырырга кирәк булуын әйткән. Объектта булганнан соң Миңнеханов эшче төркем төзеп тәкъдимнәр кертергә кушкан.

  • 6 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Каракалпакстан республикасына килде.
  • Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстанның үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар. Анда якынча 1,990 млн кеше яши. Иң зур шәһәре һәм башкаласы - Нөкис.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG