Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Казан бүлекчәсе эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 2020 елны 19 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән Азат Гатауллинга каршы яңа җинаять эше ачылган. Бу эш турында Русиянең үзәк хәрби мәхкәмәсе сәхифәсенә сылтанып ОВД-Инфо яза.
Яңа эш террорчылыкка чакыру (Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсенең беренче өлеше) һәм террорчылык эшчәнлегенә булышу (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсенең 1.1 өлеше) маддәләренә бәйле. Эзәрлекләүнең сәбәбе билгеле түгел. ОВД-Инфо Гатауллинның башка тоткыннар белән сөйләшүен сәбәп итеп күрсәтергә мөмкиннәр дип саный. Бу дин яки сәясәт темалары була ала.
- 2020 ел "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендәге тоткарланган 10 татарстанлыны 11 елдан 22 елга кадәр колониягә хөкем иттеләр. Алар арасында Илнар Җәлилов – 22 ел, Руслан Габидуллин һәм Азат Гатауллин – 19ар ел, Абдукахор Муминджанов – 17 ел, Сергей Держипильский – 16 ел, Зөлфәт Сабирҗанов, Комиль Матиев һәм Фәрит Крыев – 15әр ел, Рөстәм Сәлахетдинов 14 ел, Илназ Сафиуллин 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Казан бүлекчәсен оештыруда һәм анда катнашуда, террорчылыкны финанслауда һәм пропагандалауда гаепләделәр. 2021 елның июнендә карарны расладылар.
- 2017 елның мартында куәт хезмәткәрләре Татарстанда 30 мөселман йортында тентүләр уздыра. Шул ук көнне 15 кеше кулга алына. Тикшерү версиясе: янәсе, тоткарланучылар җыелышып дөньядагы сәяси вакыйгалар, мөселманнар арасында агитация алып бару ысуллары, шәригать нормаларын куллану кебек темаларга фикер алышкан, 2015-2016 елларда футбол уеннары оештырып, бу очрашуларны агитация алып бару өчен файдаланган.
- "Мемориал" хокук яклау үзәге әлеге Казан унлыгын сәяси тоткыннар дип таныды һәм аларны азат итәргә чакырды.
- "Хизб ут-Тәхрир" – Русиядә террорчы оешма дип тыелган оешма. Оешма эшендә катнашуда гаепләнүчеләрне тентү вакытында табылган дини китаплары, үзара очрашып дин хакында сөйләшүләренең аудиоязмаларын сәбәп итеп, зур мөддәтләргә төрмәгә ябалар. Хокукчылар билгеләвенчә, оешманың террорчы дип танылуы кануни түгел.
- Хәзерге көндә "Хизб ут-Тәхрир әль-Ислами" хәрәкәтендә катнашуга бәйле рәвештә кимендә 344 кеше эзәрлекләнә, шуларның 25е эзләүгә бирелгән. Хөкем ителгән 271 кешенең 115 е унбиш елдан артык колониягә хөкем ителгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум