Еврокомиссия Европа берлеге шурасына (Европа берлегенең берлектәге илләр лидерларын берләштерүче иң югары оешмасы) Украина, Молдова шулай ук Босния һәм Һерцеговина белән Европа берлегенә керү турында сөйләшүләр башларга киңәш итте. Грузиягә исә Берлек әгъзасына намзәт ил статусы бирергә киңәш ителә.
Бу хакта Х социаль челтәрендә Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен җиткерде. Аның сүзләренчә, өч дәүләт тә Европа берлегенә кабул ителү өчен кирәкле реформаларда җитәрлек дәрәҗәдә алга киткән.
Түрә хәбәрендә әйтелгәнчә, Киев яшәү хокукы өчен көрәшеп сугыш алып баруына да карамастан, тирән реформалар үткәрә.
Кишинёв реформаларны илдәге демократияне даими какшатырга тырышуларына карамастан үткәрә диелгән.
Фон дер Ляйен Украина Европа берлеге киңәш иткәннәрнең 90 проценттан артыгын үтәде, ди. Әмма Еврокомиссия чыгарган хисапта әйтелгәнчә, Украинага әле тагын берничә үзгәреш кичерергә кирәк. (Аларның тулы исемлеген урыс телендә "Украинская правда" китерә).
Грузиягә килгәндә, Еврокомиссия бу ил ватандашларының Европа җәмгыятенә берләшергә омтылуын бәяли, әмма бу омтылыш Грузия хакимиятләренең төгәл карарларында чагылырга тиеш диелгән. Бу хакта Азатлык радиосының грузия хезмәте хәбәрчесе Георгий Кобаладзе җиткерә.
Европа шурасы Еврокомиссия тәкъдимнәрен декабрь уртасында, Европа берлеге дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуында караячак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум