Сәяси репрессияләр корбаннары турындагы "Үлемсез барак" (Бессмертный барак") проектына нигез салган Андрей Шалаев куәт оешмаларында эшләүчеләр эзәрлекләгәнгә күрә Русиядән киткән. Бу хакта "Горизонтальная Россия" җиткерә.
19 октябрьдә Шалаевны Тверьдә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу көнне ул француз журналистларына Тверьдәге атып үтерү полигоннарын күрсәтеп йөргән булган, әлеге полигоннарның берсенә Сталин бюсты куйганнар иде.
Полиция бүлекчәсендә Шалаевка су бирмәгәннәр, ул үзенең тоткарлануын хәбәр итә алмаган.
"ОВД-Инфо" язуынча, Андрей Шалаевка җәмәгать урыннарына исерек хәлдә килү маддәсе нигезендә беркетмә төземәкче булганнар.
Активистны ике көннән соң полиция бүлекчәсеннән чыгарганнар. Мәскәүгә өенә кайткач ул үзен күзәтеп йөрүләрен сизгән. Шалаев "проектны да, үзен дә саклап калу өчен" чит илгә китәргә булган.
"Русиядән киткән чагымда, вокзалда мине НОД активистлары георги тасмалары, Z хәрефләре белән озатты, телефонга төшерделәр. "Сатлыкҗан һәм халык дошманы" дип кычкырдылар.Русиядә "Үлемсез барак" хезмәткәрләре бүтән калмады, ә барак үзе үлемсез һәм үз ватандашларын ашавын дәвам итә", дигән Шалаев "Говорит НеМосква" басмасына.
- "Үлемсез барак" проекты 2015 елда барлыкка килде. Аның әгъзалары Совет берлегендәге сәяси золымнар турында документлар һәм дәлилләр җыя.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум