Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Подольски авылында яшәүчеләр Русия баш прокурорына мөрәҗәгать иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Авыл кешеләре Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткәч, "гамьсезлек" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Соңрак Башкортстан прокуроры урынбасары "җинаять эше нигезсез ачылган" дип табып, бу карарны гамәлдән чыгарган. Авыл халкы баш прокурордан ярдәм сорый.

Башкортстанның Хәйбулла районының Подольски авылында яшәүчеләр Русия баш прокурорына мөрәҗәгать иткән. Аларның мөрәҗәгате кичә, 8 ноябрьдә Youtube-та чыкты.

Авыл кешеләре Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткәч, 11 октябрьдә "гамьсезлек" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуын әйтә. Әмма соңрак Башкортстан прокуроры урынбасары Руслан Абзалетдинов "җинаять эше нигезсез ачылган" дип табып, бу карарны гамәлдән чыгарган диелә.

"Подольскида яшәүчеләр үзләренең хокуклары бозылган булырга мөмкин дип уйлый һәм тикшерү комитеты да авыл кешеләренә карата берничә канунсыз гамәл барлыгын ачыклады. Бу гади булмаган эшкә сезнең дә шәхсән тыкшынуыгызны сорыйбыз. Чөнки бу вакыйгалар аркасында безнең төбәктәге хезмәткәрләрегез сезне ялгыштыра дип уйларга нигез бар. Без шәхси контрольдә тотмасак, Русия Конституциясе гарантияли торган гадел хөкем булмаячак дип саныйбыз", ди алар.

  • Башкортстанның Подольски авылындагы меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар. Әлеге казылмаларны табу эшен Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) холдингына кергән "Башмедь" (Башкорт бакыры) ширкәте башкарачак.
  • Подольскида яшәүчеләр үзләренең хокуклары бозылган дип саный, чөнки аларны Подольскидан 6-7 чакрым ераклыкта урнашкан, хәзерге вакытта беркем дә яшәмәгән Сукрак авылына күчерергә вәгъдә иттеләр. Әмма чынлыкта күчерү булмады, ә "Башмедь" кешеләрнең өйләрен сатып ала башлады.
  • 30 сентябрьдә Подольски авылында халык җыены узды. Бакыр чыгарырга җыенган "Башмедь" оешмасы халыкка күченү өчен компенсация түләдек дип әйтте, әмма кешеләр ул акча яңа йортлар сатып алырга җитми дип әйтте һәм яңа торак алыр өчен кредитка батарга туры килүе турында сөйләде.
  • Активистлар бу халык җыенына республика башлыгы Радий Хәбировны да чакырган иде, әмма ул килмәде.
  • Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачканнан соң "Сәүдәгә корылган оешма вәкилләре башка урында йортлар төзүе турында документлар күрсәтте, ул урын кешеләргә ошамый, шуңа алар хәзерге вакытта басымга дучар ителә" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG