Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзегән


Мигрантлар урыс теленнән имтихан бирә. Архив фотосы
Мигрантлар урыс теленнән имтихан бирә. Архив фотосы

Быел республикада мигрантлар саны артуы күзәтелә.

Татарстанда чит ил ватандашларын социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзелгән. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин карарында әйтелә.

Эшче төркемне вице-премьер Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Алар 2025 елга кадәр мигрантлар өчен чаралар планын төзеп расларга тиеш булачак.

Хөкүмәт карарында әйтелгәнчә, төркем республика хакимиятен, җәмәгать, дини, фәнни һәм башка оешмаларның мигрантлар юнәлешендә эшен берләштерәчәк. Чит ил ватандашлары белән бәйле мәсьәләләр килеп туганда, эшче төркем аларны опрератив төстә карарга тиеш булачак. Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасына да тәкъдимнәр әзерләячәк.

Мигрантларны контрольдә тотачак төркем өч айга бер тапкыр җыелыр дип көтелә.

Октябрь ахырында Яшел Үзән районындагы Ozon хезмәткәрләре сугышуы турында хәбәр ителде. Бу низагъта мигрантлар катнашкан диелде.

3 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иминлек шурасы һәм милләтара мөнәсәбәтләр шурасының уртак утырышын үткәрде. Ябык режимда узган очрашуда мигрантларга бәйле вазгыять тикшерелде. Татарстан матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Миңнеханов мигрантлар белән проблемнар булуы турында белдерде.

2015 елдан Русиядә вакытлыча яшәү һәм эшләүгә патент алыр өчен мигрантлар урыс теле, Русия тарихы һәм кануннары буенча тест һәм телдән имтихан бирергә тиеш. Милли республикаларның дәүләт телләреннән имтихан каралмаган.

2023 елда Татарстанда мигрантлар саны арта. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның 9 аенда республикада 291 мең чит ил ватандашы миграция исәбенә алынган. Мәсәлән, 2022 елда барлыгы 324 мең мигрант булган. Чит ил ватандашларының төп өлеше хезмәт итү максатыннан килә. Быелның 9 аенда аларның саны 102,5 мең кеше булган. Шул ук вакытта 2022 елда эшче мигрантлар 62,8 мең дип исәпләнгән.

Быел канунсыз килгән мигрантлар саны ике тапкырга арткан. Шул сәбәпле, узган ел 1 137 чит ил кешсе Русиядән чыгарылса, быелның 9 аенда андый очраклар 2 173кә җиткән. Канунсыз хезмәт итүче мигрантларга карата ачылган административ беркетмәләр саны исә, өч тапкырга арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG