БМОның Халыкара мәхкәмәсенә Русиядән хөкемдар Кирилл Геворгянны әгъза итеп сайламаганнар. Шулай итеп бу - 1946 елдан эшли башлаган БМО Халыкара мәхкәмәсенә Совет берлеге яки Русия вәкиле кермәгән беренче очрак.
Кирилл Геворгян 2015 елдан мәхкәмә әгъзасы иде, 2021 елдан аның вице-президенты булды. Хәзер аның урынын Көнчыгыш Европадан хөкемдар буларак Румыния вәкиле Богдан Ауреску алачак.
Аурескудан тыш БМО Халыкара мәхкәмәсенең яңа хөкемдарлары да билгеләнгән, бу АКШтан Сара Халл Кливленд, Мексикадан Хуан Мануэль Гомес Робледо Вердуско һәм Көньяк Африкадан Дире Тлади.
БМО Халыкара мәхкәмәсе 15 хөкемдардан тора, аларны тугыз елга сайлап куялар, биш әгъза һәр өч ел саен сайлана. Сайлану өчен мәхкәмә әгъзалары иң күп тавыш җыярга тиеш: Баш ассамблеядә 97 тавыш һәм БМО Иминлек шурасында сигез тавыш.
Украина президенты Владимир Зеленский хөкемдарлар сайлауның нәтиҗәләренә фикер белдереп, Х социаль челтәрендә мондый пост калдырды: "БМО Русиянең явыз ниятле йогынтысыннан чистарына башлады. БМО тарихында беренче мәртәбә аның әгъза-дәүләтләре Русиягә үзләре исеменнән БМО Халыкара мәхкәмәсендә хөкем чыгару хокукы бирүдән баш тартты. Дөнья кемнең халыкара хокукны якламавын, ә җимерүен күрә", диде ул.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Украина БМО Халыкара мәхкәмәсенә Русиягә каршы дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Киев Мәскәүне геноцид турындагы халыкара конвенциягә дөрес аңлатма бирмәүдә гаепли. Киев карашынча, Русия Украинага бәреп керү өчен "урыс телле халыкны геноцидтан коткару"ны сәбәп иткән.
- Украина дәгъвасына тагын 32 ил кушылды. Мәхкәмә бу эшне быел сентябрьдә карый башлады. Мәхкәмә Русиядән Украинага һөҗүмне туктатуны таләп итте.
- БМО Халыкара мәхкәмәсе - БМОның төп мәхкәмә оешмасы. Ул Һаагада (Нидерланд) урнашкан һәм дәүләтләр арасындагы юридик бәхәсләрне халыкара хокукка ярашлы хәл итә. Русия аның юрисдикциясен таный әмма аерым бер эшләрдә каршы килә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум