Accessibility links

Песков: авыр җинаятьләр нигезендә хөкем ителгәннәр фронтта "гаебен каннары белән юа"


Кремль сүзчесе Дмитрий Песков
Кремль сүзчесе Дмитрий Песков

Гаепне кан белән юу - Совет берлеге чорында Иосиф Сталинның "Кызыл Армиядә дисциплина һәм тәртипне ныгыту һәм  хәрби позицияләрдән үзбелдекләнеп китүне тыю чаралары турындагы" фәрманында кулланылган сүз.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде. Ул шул рәвешле "Коммерсантъ FM" радиосының Владислав Канюсны ярлыкаулары турындагы соравына җавап бирде. Канюс Вера Пехтелеваны үтергән өчен 17 елга колониягә хөкем ителгән иде, әмма сугышта булганнан соң иреккә чыкты.

Шул рәвешле Песков беренче тапкыр рәсми рәвештә авыр җинаять кылган тоткыннарның фронтка алынуын, аларга президент ярлыкавы бирелүен таныды.

Аның әйтүенчә, ярлыкауның ике юлы бар. Беренчесе - гаепне тану аша, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) , төбәк, федераль бүлге, үзәк комиссия һәм президент дәрәҗәсендәге карар нигезендә. Икенче юл - тоткыннар "җинаятьләрен сугыш кырында штурм бригадаларында, ядрәләр һәм снарядлар астында кан белән юа". Бу икенче юл канунның кайсы нормаларына нигезләнүен ул аңлатмады.

  • Украинадагы сугышка Русия тоткыннарын башта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте аша озаттылар.

    Быел февральдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин тоткыннарны җыюдан туктыйбыз дип белдерде.

  • Былтыр көз журналистлар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән соң, Русиянең саклану министрлыгының да тоткыннарны Украинага каршы сугышырга җибәрә башлавын хәбәр итте. Тоткыннарны күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утыра торган "кызыл" колонияләрдән җыюлары әйтелде. Аерым алганда аларга ""Шторм Z" отрядларына кушылырга тәкъдим итәләр.
  • Октябрь башында Reuters агентлыгы Русиянең Украинага каршы сугышучы "Шторм Z" хәрби төркемнәре турында тикшеренү чыгарды. Һәр отрядта якынча 100-150 кеше, алар зуррак хәрби төркемнәрнең бер өлеше булып тора, фронтның иң катлаулы урыннарына җибәрелә һәм аларда югалтулар иң күбе диелде тикшеренүдә.
  • "Шторм" сугышчылары — ит кенә ул", дип әйткән бер сугышчы агентлыкка. Аның сүзләренчә, Бахмут янындагы сугышларда хәрби җитәкчелек "Шторм"ның яралы сугышчыларына медицина ярдәме күрсәтмәскә боерган. Шулай да хәрби бу боерыкны бозуларын, яралыларга ярдәм итүләрен сөйләгән.
  • Гаепне кан белән юу - Совет берлеге чорында Иосиф Сталинның "Кызыл Армиядә дисциплина һәм тәртипне ныгыту һәм хәрби позицияләрдән үзбелдекләнеп китүне тыю чаралары турындагы" фәрманында кулланылган сүз. Аны 227нче фәрман буларак беләләр. Бу фәрманга ярашлы, Һитлер Германиясе белән сугыш вакытында Кызыл Армиянең кайбер хәрби бүлекчәләрендә штраф батальоннары һәм роталары булган.
  • Бу фәрманда "куркаклык яки тотрыксызлылык белән дисциплинаны бозуда гаепле" сугышчыларны "Ватанга каршы җинаятьләрен каннары белән юарга мөмкинлек бирү өчен авыррак урыннарга" җибәрү күз уңында тотылган.
  • Күптән түгел Reuters агентлыгы "Шторм-Z" отрядларын Русия гаскәре штрафбатлар урынына куллана дип язган иде. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, бу хәрби төркемнәргә җибәрү — гаепле хәрбиләргә җәза бирүнең бер ысулына әйләнгән. Икенче дөнья сугышы чорында Кызыл армиядә булган штраф батальоннарының аналогы турында сүз бара дияргә дә була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG