"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты 11 ноябрьдә Казан үзәгендә татар телен яклап ялгыз пикет уздырды. Ул балалары дәүләт татар теле белмәгән түрәләрне эшләреннән җибәрү тәкъдиме белән чыкты.
Күптән түгел 7 ноябрьдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров балалары чечен телен белмәгән дәүләт хезмәткәрләрен эшләреннән алу белән янаган иде. "Азатлыкта" Кадыровның әлеге сүзләрен хуплыйлар. "Татарстанның Чечня белән мөнәсәбәтләре яхшы, бу үрнәкне Татрстанга да алырга чакырабыз. Балалары һәм үзләре татар телен белмәгән, республикада татар телен куллану даирәсен киңәйтүгә каршы торган түрәләрне эшләреннән җибәрү дөрес дип саныйбыз", ди "Азатлык" берлеге лидеры Наил Нәбиуллин.
Түрәләр һәм аларның балалары татар телен белсен өчен мәктәпләрдә республикалар дәүләт телләре мотлак укытылырга тиеш дип саный активист. Аның сүзләренчә, татар мәгарифенең тулы системын булдыру кирәк: балалар бакчалары, мәктәп, университет.
- Татарстанның яңартылган конституциясендә "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде. Яңа үзгәрешләр белән беррәттән Татарстан рәисенең татар телен белү мәҗбүрияте дә бетерелде.
- 2020 елда Татарстан президентына намзәтләр арасында татар телен белмәүчеләр дә бар иде. Бу җәмәгатьчелектә каршылык уятты.
- 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, 10 ел эчендә татарлар саны Русиядә 600 мең кешегә, ә татар телен белүчеләр саны 1 млн кешегә кимегән.
- Мәктәпләрдә дәүләт татар телен бары тик ихтыяри рәвештә генә укырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум