11 ноябрь көнне, дөньяның күп илләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте.
Иң зур протестларның берсе Лондонда оештырылды. Полиция мәгълүматларынча, анда йөрештә 300 мең кеше катнашкан, алар арасыннан 150гә якын радикал протестчы кулга алынган.
Нью-Йоркта шулай ук йөрештә меңнәрчә кеше катнашты. Протестчылар Газзәдәге вакыйгаларны "Израилны яклап" яктыртулары өчен The New York Times басмасы офисына буяу сиптеләр. Шулай ук демонстрантлар Үзәк вокзал бинасына керергә тырышты. Аларны полиция туктатты.
Фәләстин тарафдарлары шулай ук АКШ президенты Джо Байденның Делавэрдагы резиденциясе алдында да җыелдылар.
Чаралар шулай ук Көньяк Африка, Ирландия һәм Франциядә үтте.
Нидерландта, митингта катнашучылар Газзәдә үлгән кешеләрнең бастырылган исемлеген алып чыкты (үлгәннәр турында мәгълүматны ХӘМӘС контролендәге Газзә сызыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы бирә). Бельгиядә Фәләстин яклы активистлар Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяхуның эштән китүен таләп итте.
Неапольдә протестта катнашучылар Америка консуллыгы бинасы алдында зур Фәләстин байрагын күтәрде.
- 7 октябрь көнне Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
- Газзәдә һәлак булучылар саны 11 меңгә җиткән, аларның 8 меңе балалар һәм хатын кызлар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә, элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. .
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум