Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газзә сызыгыннан русияләрне эвакуацияли башлавын белдерде


Рафах үткәрү пункты
Рафах үткәрү пункты

Әлегә Рафах үткәрү пункты аша 60тан артык русияле узган.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газзә сызыгыннан Русия ватандашларын эвакуацияли башлау турында хәбәр итте. Министрлык белдерүенчә, беренче русияләр, 60тан артык кеше, Рафах үткәрү пунктын узган.

Мисыр ягында кешеләргә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә, ризык һәм су бирелә. Шуннан соң аларны Мисыр башкаласы Каһирәгә алып китәчәкләр. Анда документлар рәсмиләштереләчәк.

Министрлыкта әйтүләренчә, русияләрне эвакуацияләү тәртибен, узасы юлларны килештерү бер атна дәвам иткән.

Барлыгы ничә русияле эвакуацияләнәчәге хәбәр ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG