Кичә, 12 ноябрь кичендә Чаллыда яшәүче ике егет Уфа рэпчысы Тимур Гатиятуллинның (Честный тәхәллүсе белән чыгыш ясый) "ЦЕХ" ресторанындагы концертын өзмәкче булган. Бу хакта тәртип саклау оешмаларына якын Telegram-каналлар яза.
SHOT мәгълүматынча, егетләр чарага гранат һәм ракетница муляжлары тотып килгән. Аларны керү юлында сакчылар туктаткан һәм эчкә уздырмаган. Шуннан соң егетләр бинадан чыгып, керә торган җир янына гранатка охшаш әйбер ыргыткан һәм качып киткән диелә.
Моны күргән кешеләр коралны чын дип уйлап шундук полицияне, ә полиция исә саперларны чакырткан дип яза канал. Берничә сәгатьтән егетләрне күзәтү камералары аша табып тоткарлаганнар.
"Бизнес Online" искәртүенчә, әлеге хәл "Первый" сәүдә үзәге янында чыккан.
Чаллы эчке эшләр идарәсе сүзчесе басмага әйтүенчә, бу страйкболда шартлау тавышы чыгару өчен кулланыла торган гранат булган.
- 14 сентябрьдә Казандагы күпкатлы йортларның берсе ишегалдында хәрби кием кигән ир балаларның күңелен ачам дип, яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер шартлаткан иде.
- 2 август көнне Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Юлны шартлатам дип янады. Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар. Август ахырында ул тикшерү изоляторында үзенә кул салды.
- Гыйнварда Русия баш прокуратурасы статистика чыгарды, аңа ярашлы 2022 елда Русиядә корал һәм шартлаткычлар кулланып җинаять кылулар саны ике мәртәбә арткан. Кораллы җинаятьләрнең күпчелеген хәрби хезмәткәрләр кылган диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум