Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сицилиядә Этна янартавы ата башлады


Этна янартавы атыла. 12 ноябрь 2023
Этна янартавы атыла. 12 ноябрь 2023

Этнаның биеклеге - 3357 метр. Ул Европадагы иң биек янартау булып тора. Атылуы һәм җимерелүләр аркасында биеклеге үзгәрергә дә мөмкин.

Сициялидә Этна янартавы ата башлады. Ул Европадагы иң биек янартау булып тора.

Италия вулканология институты хәбәренчә, янартауның көньяк-көнчыгыштагы авызыннан лава ага башлаган. Көл һәм вулкан маддәләре баганасы диңгез өслегеннән 4,5 мең метр биеклеккә күтәрелә.

Вулкан атылуы эзләре Сицилиянең көнчыгыш ярында урнашкан Ачиреале шәһәреннән ерак түгел генә уза торган Катания-Мессина машина юлында һәм утрауның көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгышында теркәлә.

Вулкан белгечләре мәгълүматынча, хәзерге вакытта Этна атылуы Катания һава аланы эшчәнлегенә йогынты ясамаячак.

  • Этнаның биеклеге - 3357 метр. Вулкан атылуы һәм җимерелүләр аркасында бу сан үзгәрергә дә мөмкин. Янартауның ян-яклап 200-400ләп авызы бар. Алардан берничә айга бер тапкыр лава агып чыга.
  • Этна ЮНЕСКОның дөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG