Мәскәүнең Шереметьево һава аланына "ЕНОТ-СД" дигән пилотсыз очкычларны ачыклаучы һәм бастыручы радиолокацион комплекс урнаштырганнар. Бу хакта ТАСС җиткерә.
Моның максаты - "һава аланында очышлар иминлегенең югары дәрәҗәсен тәэмин итү" диелә.
Комплекс ясалма интеллектка ия булачак, шуңа ул объектларны төрләргә аера алачак диелә: кошмы ул, пилотсыз очкычмы, кешеме яки машинамы.
Соңгы берничә айда Русия хакимиятләре берничә мәртәбә Мәскәүгә очып килгән пилотсыз очкычларны зарарсызландырулары турында белдерде. Алар моңа Украинаны гаепли, Киев үзе фикер белдерми.
- Дроннар аркасында Мәскәү һава аланнарында очкычларны кабул итү яки очыртып җибәрүгә чикләүләр кертелә. Бу "Келәм" ("Ковер") планы дип атала. Аларны Мәскәүдәге ачык һава аланнарына да, Русиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәләр.
- Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган чакта очкычларның маршрутын үзгәртү һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар ясый.
- Пилотсыз очкычлар сәбәпле "Төркмәнстан һава юллары" Мәскәүгә очышларын туктатып, Казанга гына очачагын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум