Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил хәрбиләре Газзәдәге "Әл-Шифа" хастаханәсе җирләренә керде


Газзәдәге Әл-Шифа хастаханәсе
Газзәдәге Әл-Шифа хастаханәсе

Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле  Израил солдатлары хастаханә идән асларын тенти дип сөйләде. Израил хакимиятләре хастаханәнең бу өлешендә экстремистларның җир асты штабы урнашкан дип ышандыра. ХӘМӘС моны кире кага.

Израил саклану гаскәре Газзәдәге "Әл-Шифа" хастаханәсендә "ХӘМӘС" радикаль фәләстин төркеменә каршы операция башлады.

ЦАХАЛның Х социаль челтәрендә чыккан хәбәрендә әйтелгәнчә, операция медицина хезмәткәрләре һәм гарәп телен белүче кешеләр такымнары белән уздырыла. Бу сивил затларга зарар китермәү өчен эшләнә, "җиһадчылар" аларны тере калкан буларак куллана" диелә.

Al Jazeera телеканалы хәбәрчесе җиткерүенчә, "Әл-Шифа" хастаханәсенең төп ишегалдында Израил танклары тора, ә Израил саклану гаскәре солдатлары хастаханә корпусларының берсенә кергән.

Бу хакта алданрак ВВС да язды. Басмага хастаханәдәге бер җирле кеше алты танк һәм йөздән артык солдат күрүен сөйләгән. Шаһит аларның кичектергесез ярдәмнең төп корпусына керүен һәм гарәп телендә "Селкенмәскә!" дип кычкыруын әйтә.

Әлегә хастаханәдә бәрелешләр һәм атышлар турында хәбәрләр булмады.

Al Jazeera эфирында Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Израил солдатларының хастаханә идән асларын тентүен сөйләде.

Израил хакимиятләре хастаханәнең бу өлешендә экстремистларның җир асты штабы урнашкан дип ышандыра. ХӘМӘС моны кире кага һәм хастаханәдәге 650ләп авыру, биш меңләп яшеренгән сивил затлар тозакта калды дип белдерә.

Израил гаскәре кичә Газзә сызыгы хакимиятләренә шарт куйган, 12 сәгать эчендә ХӘМӘСнең кораллы төркемнәренә хастаханәдән китәргә кушкан. Бу таләп үтәлмәгән.

Чәршәмбегә каршы төндә, "Әл-Шифа"да операциясен башлар алдыннан Израил гаскәре сивил затларга чыгу өчен коридор ачуын игълан итте.

Reuters агентлыгы язуынча, кичә 14 ноябрьдә "Әл-Шифа"дагы фәләстиннәр Израил чолганышында вакытта үлгән авыруларны җирләү өчен күмәк каберлек казыган.

Хәзергә Газзә сызыгындагы иң зур хастаханәдә ничә кеше булуы турында төгәл мәгълүматлар юк.

  • 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган).
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
  • Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 11 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар.
  • Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Узган ялларда дөньяның төрле шәһәрләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте. Мәсәлән, Лондонда узган йөрештә 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше катнашкан дип хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG