Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина белән тынычлык турында сөйләшүләр уздыру яклы русияләрнең саны беренче тапкыр сугышны дәвам иттерү тарафдарларыннан артып киткән


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Тынычлык турында сөйләшүләр уздыру тарафдарлары -арасында хатын-кызлар һәм 45 яшькә кадәрге кешеләр күбрәк, ә ирләр һәм бу яшьтән өлкәнрәкләр сугышны дәвам иттерү яклы.

Русиядә яшәүчеләрнең яртысы диярлек (48 проценты) Кремльгә Украина белән низагта тынычлык турында сөйләшүләргә күчәргә вакыт дип саный. Бу сугыш башланганнан соң, 2022 елның языннан иң зур күрсәткечләр. Тынычлык турында сөйләшүләр уздыруга каршы килеп, сугышны дәвам итү яклы тавыш биргәннәрнең күрсәткече - 39 процент. Бу хакта Russian Field ширкәте уздырган сораштыру нәтиҗәләренә таянып, "Вёрстка" җиткерә.

Тынычлык турында сөйләшүләр уздыру тарафдарлары арасында хатын-кызлар һәм 45 яшькә кадәрге кешеләр күбрәк, ә ирләр һәм бу яшьтән өлкәнрәкләр сугышны дәвам иттерү яклы.

Шулай ук сораштыруда катнашканнар өчен мондый тәкъдимне кем яңгыратачагы да мөһим. Сораштырылганнарның 18 проценты бу Русия президенты Владимир Путин кабул иткән карар булса, тынычлык турында сөйләшүләрне хупламаячагын әйткән.

Сораштыруда катнашучыларның 66 проценты сугыштагы хәзерге позицияләрне тотып тору яклы, 60 проценты һөҗүмгә күчүне хуплый ә 32 проценты гаскәрне Украинадан чыгаруны тели.

Тикшеренүдән күренгәнчә, русияләрнең 58 проценты мобилизациянең икенче дулкынын уздыруны хупламас иде, ә моны теләүчеләр 32 процент булган.

Респондентлардан Русия белән Украина солыхын нинди шартларда хупларга әзер булуларын да сораганнар. Күпчелеге (10 проценты) кешеләр үлүен туктату өчен дигән. Шулай ук сораштырылганнар Кырымны Русия җирләре дип танысалар, Киев НАТОга керүдән баш тартса, Украина капитуляциясе дигәнрәк сәбәпләрне телгә алган.
  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Октябрь уртасына билгеле булганча, Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле сугышта Русиянең кимендә 34 412 хәрбие һәлак булган. Аларның исемнәрен ачык чыганаклар аша волонтерлар белән берлектә ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклаган.
  • Азатлык та Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 692, Башкортстаннан кимендә 1116 кеше һәлак булган.
  • Русия хакимиятләре 2024 ел өчен дәүләт бюджеты өлгесенә Украинада үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә түләү өчен дип акча салган вакытта якынча 100 мең һәлак булучыны күз уңында тоткан. Моны 2024-2026 елларга каралган федераль бюджет өлгесен өйрәнеп "Можем объяснить" басмасы исәпләп чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG