Чәршәмбе, 15 ноябрьдә БМОның Иминлек шурасы Фәләстин-Израиль низагына бәйле Мальта тәкъдим иткән резолюция өлгесен кабул итте. Документны Иминлек шурасының 12 әгъзасы хуплаган, ә өч ил: Русия, АКШ һәм Британия тавыш бирүдән тотылып калган. Бу хакта БМО сайтында хәбәр ителә.
Резолюция бөтен Газзә сызыгында ашыгыч һәм дәвамлы һуманитар тәнәфесләргә чакыра. Бу "чолганыштагы җирләрдәге тыныч халыкка ярдәм килеп җитә алсын өчен" кирәк диелә.
"Израил ХӘМӘС юк ителгәнче, тотыклар кире кайтарылганчы дәвам итәчәк" дип белдерде Израилнең БМОдагы вәкиле Гилад Эрдан.
- 7 октябрьдә ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган) отрядлары Израилнең көньягына һөҗүм иткәч 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 240 кеше тотык итеп алынды.
- Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
- Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 11 меңнән артып киткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум