Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 2014 елдан фетнәчел Донбасста сугышканнарга ветеран статусы бирәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Бу канунны кабул итү Донбассны яклаган хәрбиләргә хәрби хәрәкәт ветераннары һәм инвалидлары өчен билгеләнгән ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк", дип белдергән Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев. 

Башкортстан Корылтае депутатлары якындагы утырышта фетнәчел Луһански һәм Донецки җирләрендәге низагта 2014 елдан катнашкан хәрбиләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирү турында канун кабул итмәкче. Бу хакта "Башинформ" җиткерә.

Хәзерге вакытта бу статус Русиянең Украинага былтыр 24 февральдә башлаган һөҗүмендә катнашучы хәрбиләргә һәм ихтыяриларга гына бирелә.

"Донбасста хәрби хәрәкәтләр 2014 елдан бара. "Махсус хәрби операция" (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай дип атый) башланганчы ук хәрбиләр Ватанны саклау бурычын үтәде. Аларның күбесе яраланды. "Халык республикалары" Русиягә кушылды, димәк анда яшәүчеләрнең – Русия ватандашларының социаль гарантияләргә тулы хокукы булырга тиеш", дип белдергән Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев.

Аның сүзләренчә, бу канунны кабул итү "Донбассны яклаган хәрбиләргә" хәрби хәрәкәт ветераннары һәм инвалидлары өчен билгеләнгән ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Толкачев сүзләренчә, чыгымнар Башкортстанның киләсе өч елга әзерләнгән бюджет өлгесендә каралган. Канун өлгесенә Башкортстан башлыгы һәм республика хөкүмәте уңай бәяләмәләр биргән диелә.

  • 2014 елда Русия ярдәме һәм идеологик терәк белән Украинада "ДНР" һәм "ЛНР" фетнәче республикалар оешты. Русия аларга акча, кораллар бирде, хәрби ярдәм күрсәтте, күп кенә кешегә Русия паспортын таратты (аннары ул кешеләр оештырылган килеш Русия сайлавына китерелде).
  • Атышлар 8 ел буе ике яктан да алып барылды, бу вазгыяттә украиннар илнең бөтенлеген саклауны алга сөрде, ә Мәскәү моңа каршы булды, фетнәчеләрне очындырып, котыртып торды.
  • Донецки һәм Луһански өлкәләре Украинаның халыкара дәрәҗәдә танылган чикләре эчендә урнашкан. Украина сугышны андагы халык белән түгел, ә бу өлкәләрдә хакимиятне үз кулына төшергән һәм Русиядән күпләп ярдәм алган затлар белән алып барды.
  • Былтыр Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядә ветераннар өчен барлыгы 900 меңнән артык, һәлак булучы хәрбиләрнең гаилә әгъзалары өчен 260 меңләп документка заказ бирелгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG