Казакъстанда якут активисты Айхал Аммосовны (Игорь Иванов) Русиягә тапшыру өчен 12 айга кулга алганнар. Аңарчы мәхкәмә аны 40 көнгә сак астына җибәргән иде. Бу хакта Facebook-тагы сәхифәсендә юрист Мурад Адамов хәбәр итте.
Ноябрь башында Аммосов Казакъстанда сыену урыны эзләгән зат таныклыгы алды. Бу статус булганда, гаризасы каралмаган килеш русияләрне Русиягә тапшыра алмыйлар.
Русиядә Аммосовка каршы ике җинаять эше ачылган. Беренчесе - 2022 елда ачылган гаскәрне "кимсетү" турында эш. Аның белән бәйле рәвештә активистны Русиягә тапшырып булмый, чөнки Казакъстан кануннарында мондый маддә юк.
Икенчесе - 2023 елның февралендә, Амоосов инде Казакъстанда булган вакытта ачылган "террорчылыкны аклау" турында эш. Анысы нигезендә активистны 40 тәүлеккә кулга алдылар. Куәт оешмалары "террорчылыкны аклау" буларак Аммосовны нәрсәдә гаепли - билгеле түгел. Аңа җинаять эше ачулары турында хәбәр итмәгәннәр.
- Айхал Аммосов (Игорь Иванов) - Якутиянең (Саха) бәйсезлеге өчен көрәшүче хәрәкәт активисты. Ул Русиянең Украинага бәреп керүенә каршы чыккан иде. Протест чараларыннан соң аны өч мәртәбә гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ беркетмә төзеп штраф салдылар. Ә 2022 елның августында шушы ук маддә нигезендә җинаять эше ачтылар. Шуннан соң ул Казакъстанга күчеп китте.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум