Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы моңарчы күрелмәгән хәрби чыгымнар салынган бюджетны кабул итте


Русия Думасы утырышы. Архив фотосы
Русия Думасы утырышы. Архив фотосы

Бюджетта хәрби чыгымнарга  акчалар Русиянең яңа тарихында моңарчы күрелмәгән кадәр күп бүленгән.

Бүген, 17 ноябрьдә, Русия думасы өченче, ахыргы укылышта 2024 елга һәм 2025-2026 елгы план чорына хөкүмәт тарафыннан кертелгән бюджет өлгесен кабул итте.

Канунга ярашлы киләсе елда дәүләт бюджеты керемнәре 35 триллион сум, 2023 елда 33,5 триллион сум, 2026 елда 34,1 триллион сум булачак.

Бюджетта хәрби чыгымнарга акчалар Русиянең яңа тарихында моңарчы күрелмәгән кадәр күп бүленгән. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, 2024 елда "дәүләт саклану" маддәсенә 10,8 триллион сум биреләчәк, бу чыгымнарның 29,4 проценты дигән сүз. Әлеге маддә кысаларында гаскәр генә түгел, хәрби сәнәгать, шулай ук сугышта катнашканнарга социаль түләүләр дә финанслана.

2023 елда хәрби чыгымнар өчен 6,4 триллион сум гына салынган иде, димәк хәзер 1,5 тапкырга артачак дигән сүз. Хәрби чыгымнар эчке тулай җитештерү күләменең (ВВП) якынча алты процентын алып торачак, бу дөньядагы беренче урыннарның берсе.

РБК искәртүенчә, "Социаль сәясәткә" чыгымнарның 21,1 процентын - 7,7 триллион сум бирү ниятләнә.

15 ноябрьдә булган икенче укылышка 920 төзәтмә тәкъдим ителгән иде, аларның 768ен кабул иттеләр. Нәтиҗәдә социаль програмнарга фаразланган чыгымнар берникадәр артты. Икенче укылышта шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең, эчке эшләр оешмаларында һәм җинаять-башкару системында эшләүчеләрнең хезмәт хакының төп өлешен арттыруга да акчалар табылды.

  • Путин Русия казнасын "социаль бюджет" дип кабатларга ярата. Әмма күптән түгел "Деньги на свободе" проекты Русия бюджетына кыскача күзәтү тәкъдим иткән иде. Казна бүленешен анализлаудан соң "социаль бюджет" дигән сүзләр нигезсез булуы аңлашыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG