Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Истанбулда "Килмешәк" спектаклен куйды

17-18 ноябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ике көн рәттән Истанбул шәһәрендә татарча спектакль күрсәтте. Драматург Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектакле Истанбулда уза торган хатын-кыз драматурглар халыкара фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

Фестивальдә барлыгы 12 театр катнашты. Русиядән Камал театры гына килгән иде. Татар театры Истанбулга 18 кеше килгән, бу — уйнаучы артистлар һәм техник хезмәткәрләр. Чакыру, кабул итү мәшәкатьләрен барысын да Төркия үз өстенә алган. Бу гына түгел, камалылларга зур декорацияләрне Татарстаннан ташырга туры килмәгән. Алдан барлык эскизлар нигезендә оештыручылар барысын да үзе ясаган.

Ике көн рәттән дә тамашачылар зал тулы иде.


XS
SM
MD
LG