Европа берлеге илләре Чехиянең Русия дипломатларына Европа буйлап ирекле хәрәкәт итүне чикләү тәкъдиме турында фикер алыша. Бу хакта Financial Times яза.
Прага бу тәкъдимне Русия күзләү агентларына каршы көрәш белән аңлата.
Басма мәгълүматына күрә, узган атна Чехия Европаның башка илләренә махсус документ җибәргән. Анда бу чикләүләрне Русиягә каршы санкцияләрнең 12нче пакетына кертергә тәкъдим ителә.
Тәкъдимгә ярашлы, Русия дипломатларына бирелгән визалар һәм яшәү рөхсәтләре алар хезмәт иткән ил буйлап йөрүне генә рөхсәт итәчәк. Шенген зонасына кергән башка илләргә алар чыга алмаячак.
Моннан тыш Чехия Русия дипломатларының бары тик биометрик паспортларын гына кабул итәргә тәкъдим итә. Аларны ялган документлар белән алыштыру кыенрак санала.
"Чехия территориясенә ГРУ агентлары һәм башка күзләү хезмәтләре килә. Шенген зонасында моны контроль итү бик кыен", дип сөйләгән Financial Times-ка бер дипломат.
Басмада язылганча, әлеге тәкъдим карала гына башлаган. Катлаулы юридик мәсьәләләр аркасында аның Русиягә каршы санкцияләрнең 12нче пакетына кертелү ихтималы бик түбән диелә.
- FT мәгълүматына күрә 2022 елда Чехия илдә 70тән артык русиялене чыгарып җибәргән. Бу очраклар Украинадагы сугышка бәйле һәм складларда шартлауларга бәйле булган диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум