Израил ХӘМӘС фәләстин төркеменә (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган) каршы сугыш башлаганнан бирле кимендә 50 журналист һәлак булган.
Журналистларны яклау комитеты хәбәр итүенчә, аларның 45е - Фәләстин, дүртесе Израил һәм берсе Ливан хәбәрчесе булган. Медиада эшләүче өч хезмәткәр хәбәрсез югалган, 11е яраланган, 18е сак астында.
Үлгән һәм яраланган журналистларның кайда эшләве әйтелми.
Оешма мәгълүматынча, Израилнең ХӘМӘСкә каршы башлаган сугышы башыннан бирле журналистларга һөҗүмнәр арткан, медиага янаулар артуы, цензура көчәюе теркәлгән.
Бер ай элек Журналистларны яклау комитеты 22 репортёр үлүен җиткергән иде. Ул чакта берничә медиа, шул исәптән ВВС, Al Jazeera, RT Arabic, Al-Araby TV һәм башкалар Израилнең Газзә сызыгындагы һәм Иордан елгасының көнбатыш ярындагы вакыйгаларны яктыртуга комачау итүенә зарланды.
Моннан тыш, Израиль журналистлары да, Фәләстиннекеләр дә үзләрендә саклану чаралары булмауны искәртә.
- Израилнең саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Газзә сызыгында җир өсте операциясен дәвам итә. Ул 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израил көньягына һөҗүм итүенә җавап буларак башланды. Ул чакта 1200 кеше үлде, 240 кешене, шул исәптән берничә дистә чит ил ватандашын җиһадчылар тотык итеп алып Газзәгә алып чыкты.
- Фәләстин ягы Израил хәрбиләрен тыныч кешеләрне үтерүдә гаепли. Газзәнең ХӘМӘС контролендәге саклану министрлыгы ышандыруынча 7 октябрьдән башлап Газзә сызыгында 12 меңнән артык кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар һәм хатын-кызлар. Бу мәгълүмат бәйсез чыгынактан расланмаган.
- Израил ХӘМӘСнең хәрби объектларына гына, шул исәптән җир астындагыларына да һөҗүм итүен белдерә, алары сивил корылмалар арасында урнашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум