Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил белән ХӘМӘС хәрби хәрәкәтләрне туктатып торырга килеште

Биньямин Нетаньяһу
Биньямин Нетаньяһу

Израил премьер-министры әйтүенчә, әлегә хәрби хәрәкәтләр дүрт көнгә туктатып торылачак. ХӘМӘС 50 тотыкны азат итәргә тиеш була. Киләсе юлы 10 тотыкны азат итү шарты белән сугышны бер көнгә туктатып тормакчылар. Атышны туктатып торган чакта Израил гаскәрләре Газзәдә үз позицияләрендә кала.

Бүген, 22 ноябрь иртәсендә, Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Газзә сызыгында хәрби хәрәкәтләрне кимендә дүрт көнгә туктатып торуларын белдерде. Бу вакыт эчендә ХӘМӘС 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм иткәндә тотык итеп алынган 200дән артык кешенең 50сен азат итәргә тиеш булачак.

WhatsApp-та таралган хәбәрдә Израил хөкүмәтенең ХӘМӘС урлаган барлык тотыкларны кире кайтарттыру яклы булуы әйтелә.

"Хөкүмәт бу максатка ирешүнең беренче этабы планын хуплады. Урланганнарның кимендә 50се - хатын-кызлар һәм балалар дүрт көн эчендә азат ителәчәк. Бу вакыт эчендә хәрби хәрәкәтләр туктатылып торачак.

Нетаньяһу әйтүенчә, киләсе юлы 10 тотыкны азат итү шарты белән сугышны бер көнгә туктатып тормакчылар.

ХӘМӘСнең һәм Катарның (ул Ираил белән ХӘМӘС арасында арадашчы ролендә) вәкилләре әлегә Нетаньяһуның бу белдерүенә фикер әйтмәде.

Хәрби хәрәкәтләрне туктатып тору пәнҗешәмбе 23 ноябрьдән дә иртәрәк булуы икеле, чөнки Израил вәкилләре әйтүенчә, Израилнең мәхкәмә оешмалары килешүнең кануныйлыгын бәяләргә тиеш.

Израил җитәкчелегендәге чыганакларына сылтама белән New York Times язуынча, 50 тотыкны азат итсәләр, Израил дә үзендәге төрмәләрдән 150 фәләстинне азат итәргә ризалашкан.

Атышны туктатып торган чакта Израил гаскәрләре Газзәдә үз позицияләрендә кала. Газзәнең төньяк өлешеннән киткән җирле халыкның кире кайту мөмкинлеге булмый.

  • Израилнең саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Газзә сызыгында җир өсте операциясе алып бара. Ул 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израил көньягына һөҗүм итүенә җавап буларак башланды. Ул чакта 1200 кеше үлде, 240 кешене, шул исәптән берничә дистә чит ил ватандашын җиһадчылар тотык итеп алып Газзәгә алып чыкты.
  • Фәләстин ягы Израил хәрбиләрен тыныч кешеләрне үтерүдә гаепли. Газзәнең ХӘМӘС контролендәге саклану министрлыгы ышандыруынча 7 октябрьдән башлап Газзә сызыгында 13 меңнән артык кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар һәм хатын-кызлар. Бу мәгълүмат бәйсез чыгынактан расланмаган.
  • Израил ХӘМӘСнең хәрби объектларына гына, шул исәптән җир астындагыларына да һөҗүм итүен белдерә, алары сивил корылмалар арасында урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG