Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос Анжелеста беренче тапкыр башкорт җыены узган


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарада якынча 60 кеше катнашкан, килүчеләр кайсы ырудан булуларын барлаган, шәҗәрәлен тикшергән.

АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр башкортлар җыены уздырылган. Аны "Туганлык" татар-башкорт берләшмәсе оештырган. Моңа кадәр алар зурлап Сабан туе уздырды, 30 августка багышлап "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе оештырды, хәзер исә башкортлар аерым җыен үткәргән.

Җыен узган мәйдан милли бизәкле келәмнәр, Башкортстан байраклары белән бизәлгән, чарада катнашучылар башкорт милли киеменнән килгән.

— Башкорт җыенының төп максаты — башкортларны бергә туплау, аларны бер-берсе белән таныштыру, аралаштыру, башкорт телле мохит булдырып яшәү. Балалар да Башкортстаннан читтә дә башкортлар бар икәнен, алар белән туган телдә дә аралашып була икәнен күреп үсеннәр, — дип аңлата чарада катнашучы активист Айгөл Гыймранова. — Бу бәйрәмне уйлап табучы, аны оештыручы Гүзәл Байгужина, Гөлназ, Фәридә, Рөстәм Адыгамовлар гаиләсенә аеруча рәхмәт белдерәм. Күңелле һәм файдалы узды. Башкорт җыенында катнашучылар үзләренең кайсы ырудан булуын сөйләде, кемдер ачыкларга тырышты. Бу да мөһим. Башкорт эпослары турында да сөйләшенде, башкорт бренды булырлык башкорт эшләнмәләре турында фикерләштек.

Чара тулысынча башкорт телендә узган. Махсус башкорт тирмәсе куелган, табын корылган. Самавыр белән су кайнатып, мәтрүшкәле чәй эчкәннәр. Кунаклар Башкортстанның Бөрьян районыннан китерелгән бал, өйдә пешерелгән коймак, чәкчәк, өчпчмаклар белән сыйланган.

Бәйрәмдә башкорт җырлары белән тел активисты Рүзилә Кинйәбулатова чыгыш ясаган. Ул чит илдә мондый милли җыеннарның аеруча балаларга мөһим дип билгели.

—Балалар өчен аерым програм ясалды. Алар үзара ярышты, ана телен белүдә көч сынашты, рәсем ясау, башка остаханәләр оештырылды. Балалар чит илдә дә башкорт булып яшәп булуның матур үрнәген күрә алды. Без дә яңа гаиләләр белән таныштык, җылы, дустанә мохит иде. Зыялы кешеләр белән матур бәйрәм оештырылды. Җырларымны да яратып кабул иттеләр. Рәхәтләнеп биедек, —дип сөйләде ул Азатлыкка.

Чыгыш ясаучылар арасында үзаллы башкорт телен үзләштергән америкалы Андрей Дринфелд та булган. Ул башкортча да, татарча да чыгыш ясаган.

Чара берничә сәгать дәвам иткән. Америкадагы башкорт җыены "Башкортча сөйләшик" җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG