Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Акъяр аквариумында давыл аркасында 800ләп хайван үлгән


Акъярдагы аквариум-музей. 2019 ел
Акъярдагы аквариум-музей. 2019 ел

Хайваннар музей залын су басу нәтиҗәсендә үлгән. Давыл түбәдәге җилләткеч системын алып аткан һәм тишектән су агып кергән. Соңгы белешмәләргә күрә, табигать казасында дулкыннарны карарга чыккан бер кырымлы үлгән, кимендә ун кеше җәрәхәтләнгән. Ярымутрауда яшәүче 500 меңләп кеше утсыз калган.

Көчле давыл аркасында аннексияләнгән Акъярның (Севастополь) аквариум-музеенда 800ләп хайван үлгән. Бу хакта музей мөдире Юрий Кравцов хәбәр итте.

"Тугыз аквариумда яшәгән бөтен хайваннар, якынча сигез йөзләп хайван һәлак булды. Бөтен җиһазлар сафтан чыкты: су суырткычлар, җилләткечләр. Бинага зур зыян килде", диде ул.

Хайваннар музей залын су басу нәтиҗәсендә үлгән. Давыл түбәдәге җилләткеч системын алып аткан һәм тишектән су агып кергән. Хәзерге вакытта музей залында билдән су, дип җиткерә "Крым 24" хәбәрчесе.

Аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда давыл кисәтүе үз көчендә кала бирә: җилнең тизлеге секундына кырык метрга җитә. Кырымда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Төбәкләрдә дүшәмбе ял көне дип игълан ителде. Әмма "Агентство" язуынча, ярымутрауда яшәүчеләр эшкә барыбер барабыз дип зарлана.

Көннең икенче яртысында һава торышы яхшырыр дип көтелә.

Соңгы белешмәләргә күрә, табигать казасында дулкыннарны карарга чыккан бер кырымлы үлгән, кимендә ун кеше җәрәхәтләнгән. Ярымутрауда яшәүче 500 меңләп кеше утсыз калган. Кизләүдәге (Евпатория) су баскан йортлардан 200дән артык кешене эвакуацияләгәннәр, алар өчен вакытлыча урнашырга биш пункт әзерләнгән, дип җиткерә Кырым гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Шулай ук машина юлларының берничә өлеше ябылган һәм троллейбуслар йөрми.

  • Галимнәр климат үзгәрүе һава торышына йогынты ясавын раслый. Глобаль температураның күтәрелүе гадәттән тыш табигать казаларына - су басуларга, корылыкка, урманнарда янгыннар чыгуга, давылларга китерә.
  • Климатка Эль-Ниньо дигән һава торышы күренеше дә йогынты ясый. Бу Тын океанның экваториаль сулары температурасы күтәрелүен аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG