Русиягә каршы кертелгән чикләүләр белән бәйле рәвештә, Чехиядә Карловы Вары шәһәрендәге "Ульрика" һәм "Московский двор" кунакханәләренең мөлкәтен туңдырырга мөмкиннәр. Бу хакта Чехиянең Česká televize (ČT) дәүләт телеканалына сылтама белән РБК яза.
"Ульрика" кунакханәсенә Татарстан хөкүмәте контролендәге "Связьинвестнефтехим" ширкәте ия. "Московский двор"ның хуҗасы — "Мәскәү үзәге".
Тикшерүне Чехия Финанс-аналитика идарәсе алып бара, оешма фикеренчә, "Мәскәү үзәге" Кырымда эшчәнлек алып барган, ә моны Европа чикләүләре тыя.
Ноябрь уртасында Чехия хөкүмәте Русиянең илдәге дәүләт мөлкәтен туңдырырга булды. Бу чаралар Прага, Карловы Вары һәм Урта чех төбәгендәге 70ләп күчемсез милеккә кагылды. Русия президенты эшләре идарәсенең "Чит илдәге мөлкәт белән идарә оешмасы"на ("Госзагрансобственность") каршы чикләүләр кертелде.
"Бу милекне тапшырып яки сатып булмаячак. Бу милек өчен аренда түләве килә торган банк хисапларын Русия берничек тә куллана алмаячак", дип аңлатты Facebook-та Чехия премьеры Петр Фиала.
- "Связьинвестнефтехим" —дәүләт холдингы, аерым алганда "Татспиртпром" да аныкы. Баш мөдире - Сорокин Валерий Юрий улы. Мөдирләр шурасы рәисе - Миңнеханов Рөстәм Нургали улы.
- Карловы Варыдагы "Ульрика" кунакханәсе - Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең иң яраткан ял йортларыннан берсе булып санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум