Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанда "миграция" эшләрен тикшерүче яңа махсус бүлекчә төзелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Татарстандагы тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерүче биш бүлекчәсе бар. Яңа алтынчы бүлекчә "миграция" эшләре белән шөгыльләнәчәк. Алтынчы бүлекчә үз эшен декабрьдә үк башлар дип ниятләнә, бу хакта рәсми рәвештә алдагы атналарда игълан итәргә әзерләнәләр. 

Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсендә аеруча мөһим эшләрне тикшерү өчен яңа бүлекчә төзелгән, нигездә ул миграция кануннары өлкәсендәге җинаятьләр белән шөгыльләнәчәк.

Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Ул тикшерү идарәсенең алтынчы аерымланган бүлекчәсе булачак һәм Кама аръягында (Түбән Кама, Чаллы) урнашачак. Басма язуынча, Татарстанның бу яклары хезмәт миграциясе ягыннан иң "тынгысыз" урын булып тора.

Русия тикшерү комитеты оешмаларында махсус бүлекчәләр булдыру тәкъдимен оешманың җитәкчесе Александр Бастрыкин ясаган диелә. Октябрь ахырында тикшерү идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмә узган. Анда ул һәр төбәктәге тикшерү оешмасында миграция өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерү мәсьәләләре махсус бүлекчәсе оештырырга кушкан.

Хәзерге вакытта Татарстандагы тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерүче биш бүлекчәсе бар:

  • беренче бүлекчәне Рамил Билалов җитәкли, ул гомуми җинаятьләр белән (үтерүләр, канунсыз корал әйләнеше, бандитизм һ.б.), шулай ук сәнәгать иминлеге һәм экстремизмга бәйле җинаятьләр белән шөгыльләнә;
  • икенче бүлекчә Рөстәм Әдиятуллин җитәкчелегендә вазифаи җинаятьләр белән шөгыльләнә (ришвәт алу, битарафлык, вәкаләтләрне арттырып җибәрү, һ.б.);
  • өченчесе балигъ булмаучыларга каршы, экология һәм медицина белән бәйле җинаятьләрне тикшерә, җитәкчесе - Айрат Вәлиев;
  • дүртенчесендә икътисад өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерәләр, бүлекчә белән Станислав Столяров җитәкчелек итә;
  • бишенче бүлекчә чагыштырмача күптән түгел - 2019 елда барлыкка килде, анда бары тик салым белән бәйле җинаятьләрне тикшерәләр, бүлекчәнең җитәкчесе - Юрий Руденко.

Яңа алтынчы бүлекчә "миграция" эшләре белән шөгыльләнәчәк. Ул мигрантлар кылган җинаять эшләрен тикшермәячәк, миграция кануны өлкәсендәге эшләр белән шөгыльләнәчәк. Басма чыганаклары аңлатуынча, беренче чиратта башлыча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсендәге вазифаи затларга ачылган эшләрне тикшерәчәкләр.

Алтынчы бүлекчә үз эшен декабрьдә үк башлар дип ниятләнә, бу хакта рәсми рәвештә алдагы атналарда игълан итәргә әзерләнәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG