Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе "ЛГБТ" хәрәкәтен "экстремист" дип игълан итте һәм тыйды


Журналистларны карарны игълан иткән чакта гына чакырдылар, мәхкәмә утырышы ябык үтте.

Бүген, 30 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе юстиция министрлыгының "ЛГБТ халыкара хәрәкәтен" тыю һәм "экстремист оешма" дип тану турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә үтте, залга бары тик юстиция министрлыгы вәкилләрен генә үткәрделәр.

Журналистларны карарны игълан иткән чакта гына чакырдылар, дип җиткерде "Медиазона" хәбәрчесе.

Югары мәхкәмә хөкемдары Олег Нефедевка юстиция министрлыгы дәгъвасын карауга дүрт сәгать кирәк булды.

  • 17 ноябрьдә Русия юстиция министрлыгы Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте һәм ЛГБТ халыкара оешмасын экстремист дип табып, ил эчендә аның эшчәнлеген тыюны сорады.
  • "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дию нәрсәне үз эченә ала - монысы әйтелми. Ул оешма түгел, иҗтимагый күренеш.
  • ЛГБТ вәкилләре һәм аларның күп санлы оешмалары җенси азчылык вәкилләренең тигез хокуклылыгы өчен, аларга башка гражданнарга бирелгән кадәр хокуклар бирелүе өчен, кайбер илләрдә аларның эзәрлекләнүенә каршы көрәшә.
  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карарын кабул итте, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.
  • Җенесне алыштыру белән бәйле медицина тыкшынулары һәм дарулар куллану тыела. Хәзер никахлары ЗАГСта теркәлгән парларның — берсе гендер тамгасын үзгәртсә — бу никах гамәлдән чыгарылачак.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG