Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзәдә ХӘМӘСкә каршы хәрби операциясен яңадан башлады


Израил гаскәре белдерүендә әйтелгәнчә, бүген, 1 декабрь иртәсендә ХӘМӘС хәрби хәрәкәтләрдәге "оператив тәнәфес" шартларын бозган  һәм Израил ягына ут ачкан. 

Израил саклану гаскәре АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС фәләстин төркемен атышны туктату тәртибен бозуда һәм Израил җирләрен атышка тотуда гаепләп, Газзә сызыгында хәрби хәрәкәтләрне яңадан башлау турында рәсми игълан итте.

Израил гаскәре белдерүендә әйтелгәнчә, бүген, 1 декабрь иртәсендә ХӘМӘС хәрби хәрәкәтләрдәге "оператив тәнәфес" шартларын бозган һәм Израил ягына ут ачкан.

ЦАХАЛ ышандыруынча, җиһадчылар Газзә сызыгы белән чиктән ерак булмаган Израил җирлекләренә ракет очыртып җибәргән. Снарядны Израил һава һөҗүменә каршы чаралары ярдәмендә бәреп төшергәннәр.

Җәрәхәтләнүчеләр һәм җимереклекләр турында хәбәрләр булмады.

Соңрак Израил хәрбиләре Газзәдән Израил җирләренә берничә ракет очыртып җибәрелүен хәбәр итте.

Израил гаскәре социаль челтәрләдә очкычлары һәм артиллериясенең кабаттан Газзәдәге ХӘМӘС объектларына һөҗүм итүе турында белдерде.

Газзә сызыгында атышны туктату тәртибе 24 ноябрьдән гамәлдә булды. Кичә бу килешү тәмамланыр алдыннан соңгы мизгелдә тарафлар атышны туктатуны тагын бер тәүлеккә озайту турында килешә алды. Чөнки Хәмәс Израилгә үзе азат итәргә әзер булган тотыкларның яңа исемлеген тапшырды.

Бүген Израил премьер-министры канцеляриясендә ХӘМӘС бөтен тотык хатын-кызларны азат итәчәге турындагы вәгъдәсен үтәмәде һәм Израил ватандашларына ракетлар очыртып җибәрде, дип белдерде.

30 ноябрьдә ХӘМӘС 10 тотыкны азат итәргә тиеш иде, сигезен азат итте. Шул ук вакытта ЦАХАЛ Кызыл Хач оешмасына алты кешене генә тапшыруларын раслады.

ХӘМӘС һәм Израил сөйләшүләрендә арадашчы булган Катарның тышкы эшләр министрлыгы моны ике русияле - Ирина Татти белән Елена Труфанова алданрак - 29 ноябрьдә азат ителде диде. Русияләрне Израил белән килешү кысаларында түгел, Русия җитәкчелеге үтенече белән азат итүләре әйтелде.

  • Һуманитар тәнәфес вакытында ХӘМӘС Израилнең 80 хатын-кызын һәм баласын, шулай ук 20 чит ил ватандашын азат итте: аларның күбесе Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килгән вакытлы эшчеләр. Чит ил ватандашларын азат итү аерым килешүләр кысаларында узды.
  • Моңа җавап итеп Израил үзендәге төрмәләрдән 200дән артык фәләстинне - хатын-кызларны һәм үсмерләрне чыгарды. Алар нигездә террорчылыкта яки аңа булышуда гаепләнеп хөкем ителгәннәр.
  • Килешү шартлары нигезендә Газзә сызыгына фәләстиннәр өчен һуманитар ярдәм китерелде - азык-төлек, дарулар һәм ягулык.
  • 7 октябрьдә җиһадчылар Израилнең көньягына һөҗүм итте. Израилдәге терактта 1200 кеше үлде, 240тан артык кеше тотык итеп алынды. Моңа җавап итеп Израил Газзә сызыгында хәрби операция үткәрә.
  • Газзә сызыгының ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләренчә, Израил һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 14800дән артык кеше һәлак булган, шуларның 6000ләбе - балалар. Бу мәгълүмат бәйсез расланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG