Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга яңа җинаять эше ачылган


 Алексей Навальный
Алексей Навальный

"Алар өч айга бер тапкыр миңа яңа җинаять эше ача. Хөкем ителгән һәм бер елдан артык бер кешелек камерада утыручы тоткынның беркайчан да моның кадәр иҗтимагый-сәяси тормыш белән яшәгәне булмагандыр", дип яза сәясәтче.

Владимир өлкәсендәге колониядә утыручы оппозиционер сәясәтчесе Алексей Навальныйга яңа җинаять эше ачылган. Бу юлы - сәяси нәфрәт сәбәпле вандаллык турында. Бу хакта сәясәтченең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Навальный Русия тикшерү комитетыннан хат алуын әйтә. "Сезгә карата Русия Җинаять кодексының 214 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять билгеләре нигезендә җинаять эше ачылуын хәбәр итәм. 2 эпизод", диелгән тикшерүче язган хатта.

Навальный бу маддәнең нәрсә аңлатуын белмим, "беркаян карап та булмый" дип искәртә.

"Алар өч айга бер тапкыр миңа яңа җинаять эше ача. Хөкем ителгән һәм бер елдан артык бер кешелек камерада утыручы тоткынның беркайчан да моның кадәр иҗтимагый-сәяси тормыш белән яшәгәне булмагандыр", дип яза ул.

Шулай ук сәясәтче хатыны һәм адвокаты язган хатларны үткәрмәүләрен әйтә.

  • 4 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Хөкем карарына ярашлы аны махсус тәртипле колониягә җибәрергә тиешләр, Русиядә шундый берничә генә колония бар. Анда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгәннәр һәм куркыныч рецидивистлар утыра, Навальныйны да шундыйлардан дип таптылар.
  • Алексей Навальный хәрәмләшүдә гаепләнеп Владимир өлкәсе колониясендә утыра. Күптән түгел аны "төзәтеп булмастай" дип камера төрендәге бердәм бинага (ЕПКТ) күчерделәр. Бу "бөтен төрдәге колонияләрдә дә мөмкин булган җәзалардан иң кырысы", дип язды ул.
  • Навальный гаебен танымый, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG