Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ВИЧ йоктыручыларның яртысыннан артыгы – ир-атлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанның җиде районында былтыр белән чагыштырганда ВИЧ йоктыручылар ике тапкырдан да ныграк арткан. "Бу – Әгерҗе, Алабуга, Лениногорски, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман һәм Ютазы районнары".

Татарстанда ВИЧ йоктыру очракларының 60лап проценты ир-атларга туры килә.

Бу хакта Татарстан Роспотребнадзорының санитар сак бүлеге җитәкчесе урынбасары Луиза Борисова әйтте, дип җиткерә "Реальное время".

Моннан тыш республикада хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында ВИЧ йоктыру арта. Бу елның тугыз ае эчендә инфекцияне беренче тапкыр йоктыручыларның 61 проценты хезмәткә яраклы яшьтә. 2022 елның гыйнвар-октябрендә андыйлар 55,7 процент булган.

Шулай ук Борисова әйтүенчә, Татарстанның җиде районында былтыр белән чагыштырганда ВИЧ йоктыручылар ике тапкырдан да ныграк арткан.

"Бу – Әгерҗе, Алабуга, Лениногорски, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман һәм Ютазы районнары", дип искәртә ул.

Татарстанның ике районында быел ВИЧ йоктыручылар ачыкланмаган. Бу – Әлки һәм Югары Ослан районнары.

10 ай эчендә татарстанда ВИЧ йоктыруның яңа 724 очрагы ачыкланган, бу былтыргыдан дүрт процентка азрак.

  • 1 декабрь – 1988 елдан дөньяда СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Русиядә ел саен ВИЧ-инфекция йоктыруның яңа 90-100мең очрагы теркәлә. Ә авыручылар саны 1,5 миллион кешедән артык.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG