Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елда Татарстан Русия һәм чит илләрдә Сабантуйлар санын арттырачак


Милли бәйрәм аеруча чит илләрдә күбрәк булыр дип көтелә.

2024 елда Русия һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмнәре 399 урында узачак. Бу, 2023 ел белән чагыштырганда, 35 җыенга күбрәк. Әлеге саннарны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан президенты каршындагы ватандашлар эшләре шурасы утырышында белдерде.

"2024 елда Русиянең 61 төбәгендә 295 һәм чит илләрдә 104 Сабантуй бәйрәмен уздырырга җыенабыз. Моннан тыш, дүрт зур Сабантуй Мари Иле, Пермь крае, Алтай һәм Омскида узачак", диде ул.

2023 елда Сабантайлар Русиянең 54 төбәгендә 297 урында, чит илләрдә — 67 җирдә узган.

Киләсе елда Алтай республикасында беренче Төрки Сабантуй узачак. Моңа кадәр Казакъстанда бәйрәм ителгән Иртыш Сабан туе бу юлы Омскида оештырылыр дип көтелә. Федераль Сабантуй Мари Илендә, Русия авыл Сабан туе — Пермь краенда үткәреләчәк.

• Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, диелгән иде. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнде. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.
• Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр узган елны ук башланды, быел исә татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. Сценарий авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, күмәк биюләрне куючы - хореограф Чулпан Закирова, режиссер - Айдар Җаббаров. Алар Сабантуй мәйданындагы тамаша, "пролог" өчен җаваплы булды.
• "Татар ядькәрләре" фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка әйтүенчә, тамашада татарга хас булмаган күренешләр күп булган. "Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде", дип сөйләде ул.
• Азатлык чит илләрдә узган Сабантуйларны да яктыртып килә. 17 июньдә Сабантуйны Прагада бәйрәм иттелләр. Һәвәскәр артистлар чакырылмаган иде, татар һәм башкортлар үзләре җырлап-биеп, уйнап күңел ачты. Вена, Берлин, Мүнһен, Штутгарт шәһәрләреннән дә татарлар килде. Төркиянең Анталья шәһәрендә дә бәйрәм дәүләт ярдәменнән башка узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG