Чаллы шәһәренең "Гараж-500" машина базарында янып беткән павильоннарның хуҗалары янгын сүндерүчеләрне тәнкыйтьли. Алар фикеренчә, янгын сүндерүчеләр ут капкан җирләрнең янып беткәнен көтеп, карап кына торган. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән очрашуда янгыннан зыян күргән эшмәкәрләр әйтте, дип яза "Бизнес Online".
Ут чыккан көнне сәүдә нокталарының хуҗалары мөлкәтләрен коткарырга дип килгән һәм янгын сүндерүчеләрнең эшеннән канәгать калмаган. Алар ут чыккан урыннан янгынның бөтен павильоннарга күчүен, шулай ук су белән проблемнар булуын сөйләгән.
"Объектта өч гидрант бар, аларның берсендә генә су калган иде, икесе — буш. Тикшереп чыкканнан соң, автоцистерналарны бер чакрым ераклыктагы гидрантка тоташтырдылар. Алардан шлангалар сузылды, бу эш вакытны ала", дип аңлаткан Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынга каршы хезмәтенең 15нче янгын-коткару отряды җитәкчесе Алмаз Мифтахетдинов.
Павильон хуҗалары исә янгынны нигә күбек белән сүндермәделәр дип кызыксынган. "Күбек белән сүндерү өчен суның өзлексез килүе кирәк. Күбегез күрде бит, су килүдән туктап-туктап алды. Шуңа күрә янгын таралып башка павильоннарга күчте", дигән моңа җавап итеп Мифтахетдинов.
Тик зыян күрүчеләрне бу җавап тынычландырмаган, "янгынның ахырга кадәр күчүен көтеп басып тордылар дигәнрәк хис калды, сез эшегезне эшләмәдегез", дигән очрашуда катнашучыларның берсе.
- 2 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең "Гараж-500" машина базарында янгын чыкты. Ут тиз арада базар павильоннары буйлап таралды. Янгынны 3 декабрь иртәсендә генә тулысынча сүндерә алдылар.
- Янгын урынына барган Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу кече эшмәкәрлек өчен зур югалту дип белдерде.
- Машина базары "Заритал" агросәнәгать паркы биләмәләрендә эшләгән. Ул эшмәкәр Нәҗип Зариповка карый. Медиа элегрәк базарда тикшерү үткәрелгәне һәм иминлек таләпләре бозылу очраклары ачыклануы турында хәбә итә.
- Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, янгын мәйданы кимендә 6,8 мең дүрткел метр булган. Эшмәкәрләр исә чама белән килгән зыянны миллиард сумлык дип бәяли.
- Күптән түгел билгеле булганча, янгын буяулар һәм эмаль сата торган 30нчы сату ноктасында чыккан булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум