Русия президенты Владимир Путин Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Ева Меркачеваның иректән мәхрүм итү урыннарында утыручы кайбер хатын-кызларны амнистия белән азат итү турындагы тәкъдимен хуплады, дип җиткерә "Интерфакс".
"Иректән мәхрүм итү урыннарындагы хатын-кызларга килгәндә, сез китергән мисаллар ышандыргыч һәм бу хакта карар әзерләргә һәм кабул итәргә кирәк дип саныйм. Шул исәптән иректән мәхрүм итү урыннарындагы кайбер категориядәге хатын-кызларны амнистияләү турында да", дип белдергән Путин шура утырышында.
Кеше хокуклары шурасы утырышында Ева Меркачева Путиннан "балигъ булмаган балалары булган һәм көч куллану белән бәйле булмаган җинаятьләрдә шикләнелүче яки хөкем ителгән бөтен хатын-кызларны", шулай ук "бу эштә зыян күрүчеләр булмаса яки алар булып та азат итүгә каршы төшмәсә, көч куллану белән бәйле булмаган җинаятьләрне беренче тапкыр кылган бөтен хатын-кызларны да" ярлыкауны сораган.
"Дәүләт тарафыннан бу мәрхәмәтле адым бөтен ил өчен күпне эшләр дип саныйм - ул теләсә нинди очракта мәрхәмәт була алуын һәм мәрхәмәтнең иң зур гаделлек икәнен күрсәтәчәк", дигән Меркачева.
- Русиядә соңгы тапкыр амнистияне 2015 елда Икенче дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле игълан иткәннәр иде.
- "Медиазона" амнистия кысаларында иреккә 34 мең кешенең чыгуын хәбәр итте, аларны аәат итү процессы берничә айга сузылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум