Октябрь уртасында Грузиядә югалган Русия активисты Рафаил Шепелев Свердловски өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендәге тикшерү изоляторында утыра. Аңа террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу һәм террорчылыкны аклау турында гаепләүләр белдергәннәр. Бу хакта "Беренче бүлек" ("Первый отдел") хокук яклау проекты җиткерә.
12 октябрьдә Шепелев Тбилисида өеннән чыккан һәм югалган. Аның шәхси әйберләре өйдә калган. Шепелевның көрәштәшләре әйтүенчә, ул Грузиядә 2021 елның сентябреннән бирле яшәгән һәм Русиягә кайтырга җыенмаган.
Хокук яклаучылар ачыклавынча, Шепелевны ялган юл белән Цхинвал районына алып чыкканнар (ул үзбилгеләнгән Көньяк Осетия республикасында, анда Русия хәрбиләре урнашкан) һәм тоткарлаганнар.
Шуннан соң активистны вак хулиганлык турындагы маддә нигезендә административ сак астына - Владикавказга җибәргәннәр.
Сак астынта тотылганда Шепелевка террорчылык белән бәйле маддәләр нигезендә гаепләү белдерелгән. Чикләү чарасын сайлагач аны Түбән Тагил изоляторына җибәргәннәр.
- Рафаил Шепелев Екатеринбурда туган, "Артподготовка" хәрәкәте активисты. Русиядә аны каршылык чараларында берничә тапкыр тоткарладылар.
- "Первый отдел" искәртүенчә, җинаять эше нигезендә ябып куйганчы, башта уйлап чыгарылган сәбәп белән административ сак бирү - Русиядә киң таралган тәҗрибә.
- Күптән түгел Кыргызстанда да шушыңа охшаш хәл булды. Активист Лев Скорякин элемтәгә чыкмый башлады, аннан соң аны Мәскәүнең тикшерү изоляторында таптылар. Адвокатлары аның җәфалауларга дучар булуын сөйли. Русиядә Скорякинга җиде ел колония яный. Ул 2021 елның декабрендә Мәскәүнең ФСБ бинасы каршында "С днём ЧКиста" дигән чара үткәрде, ада хулиганлык турында җинаять эше ачылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум