Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Искәндәр Сираҗи эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлый


Искәндәр Сираҗи, журналист, нәшер
Искәндәр Сираҗи, журналист, нәшер

Ул хатында өендә узган тентү турында искә алып, Рөстәм Миңнехановның чорында хаксызлыкның таралуын, пычрак алымнар белән эш ителүе турында яза һәм аны эзерлекләү әмере президент идарәсеннән бирелгән дип фаразлый.

5 декабрь кичендә журналист Искәндәр Сираҗи үзенең Telegram-каналында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хатын чыгарды. Бу хатны язуы хакында ул алданрак та хәбәр иткән иде, тулы текстын исә кичә генә чыгарды.

Ачык хатта Сираҗи үзендә узган тентүне, техникасын алып чыгып китүләрен – һөнәри эшчәнлегенә бәйле, авызлыклау, бастыруның бер төре дип атый.

Сираҗи озын хатында Татарстанда комсыз инвесторлар, булдыксыз җирле түрәләр, намуссыз хокук сакчылары тарафыннан халык зар елавын һәм бу хакта рәсми медиа язмыйча бу вазифаны үз өстемә алырга туры килде дип аңлата һәм ахыр чиктә халык мәнфәгатен кайгыртучы кешене "оппозицион" журналистка әйләндерделәр, "гәрчә, мин беркайчан да дәүләткә каршы бармадым", дип яза.

Сираҗи өендә тентү булуын эшмәкәр Сергей Салиховка һәм түрәләрнең, аерым алганда Әлмәттәге хәлләрне "Сираҗи сүзе"ндә язылуына бәйле булырга мөмкин дип әйтә. Ул аңа, аның гаиләсенә басым ясау махсус заказ була ала дип аңлата. Сергей Салихов - эшмәкәр, ул юллар төзү белән шөгыльләнә. Ул кулга алынган, тикшерүчеләр аны бюджет акчаларын канунсыз үзләштерүдә гаепли.

— М-12 трассасын төзүчеләрнең берсе булган Сергей Салиховның "БСЛ Инжиниринг" ширкәтен бөлгенлеккә чыгарып үзләштерә башлаулары хакында махсус сезнең өчен генә фильм төшердем, читләр күп күрмәсен дидем. Чөнки сүз "кода" хакында бара, әмма минеке хакында түгел... Ул фильмны Сезгә тапшырасылар иде, барып җиткәндерме... Гәрчә, Сез бу хәлне беләсез һәм Салиховка шалтыраткансыз, диделәр. Тик "кода"ның мәнфәгатьләре гаделлектән дә, Салихов эш биргән меңләп кешенең ихтыяҗларыннан да өстенрәк булса кирәк – эшмәкәр бүген өй сагында ята, аңа карата җинаять эше ачылган,

[...] Мин бер генә нәтиҗә ясыйм – мине юк итәргә фәрман сезнең даирәләрдән – Президент идарәсеннән килгән булырга тиеш. Бары аннан чыккан әмерләр генә кешенең бөтен "нәселен корыту"га китерә... — диелә ачык хатта.

Хатта Искәндәр Сираҗи үзенә генә түгел, хатынына, баласына булган басымны да телгә ала һәм ул Рөстәм Миңнехановка аның Конституция гаранты булуын искә төшерә.

— Мин республикам һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып, азрак булса да гаделлек таләп итеп йөреп нахак гаепләүгә генә лаек булдыммы? Үземне генә түгел, гаиләмне дә эзәрлекләп җәзаламакчысызмы? Әйдәгез, дәвам итегез – "Без бит булдырабыз!" Ә бит Татарстан республикасында кешенең канунлы хокуклары өчен Сез җаваплы. Сез – Конституция гаранты! Бу хаксызлыклар, пычрак алымнар Сезнең идарәгез вакытында башкарыла. — дип яза Сираҗи.

16 ноябрьнең иртәсендә Искәндәр Сираҗиның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Моннан тыш берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр.

  • Искәндәр Сираҗи – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы, баш мөхәррире.
  • Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.
  • 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.
  • 2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG