Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәй ахырыннан ике тапкыр штраф алган "ят агентлар" саны кисәк арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бер үк кешегә бер ел эчендә өченче шундый беркетмә төзелсә, бу аңа каршы "ят агент" бурычларын үтәүдән качу маддәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Аның нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. 

Быел җәй ахырында Роскомнадзор һәм Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" турындагы канунны кабат бозган өчен күпләп беркетмәләр төзү кампаниясен башлап җибәргән. Моңа "Медиазона" игътибар иткән.

Бер үк кешегә бер ел эчендә өченче шундый беркетмә төзелсә, бу аңа каршы "ят агент" бурычларын үтәүдән качу маддәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Аның нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

"Медиазона" мәхкәмәләр чыгарган бөтен карарларны өйрәнгән һәм санап чыгарган: сентябрьдә ике тапкыр штраф алган "ят агент"лар саны 20ләп булган. Ноябрьгә исә андыйлар саны ике тапкырлап арткан һәм хәзер 57 кешегә җинаять эше ачылырга бер генә адым калган.

"Ят агент" тамгасының булмавы - административ эшләр ачу өчен иң еш кулланылган сәбәп булып торган. Шулай да 2023 елның июлендә беркетмәләр төзүгә юстиция министрлыгы да актив кушылган (элек моның белән Роскомнадзор гына шөгыльләнә иде) һәм шундый административ эшләр саны арткан. Түрәләр тамгалаусыз чыгарылган постларны гына түгел, хисап биргәндәге хокук бозуларны да эзли диелә.

Шулай ук басма искәртүенчә, Русиядә бер ай эчендә 15-20 яңа "ят агент" барлыкка килә һәм 2023 елның декабрь башына юстиция министрлыгы исемлегендә шундый 367 физик зат җыелган.

Шулай да җәй ахырыннан башлап хакимиятләр инде бер тапкыр административ маддә нигезендә җаваплылыкка тартылганы булганнарга кабат штраф салуга игътибар юнәлткән.

Бер ел эчендә штраф салу турындагы ике мәхкәмә карары үз көченә керә икән, әгәр дә хакимиятләр теләсә өченче беркетмә төзелгәннәрне җинаять эше нигезендә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итә алалар.

Мәхкәмәләрдәге белешмәләрдән күренгәнчә, кабаттан төзелгән беркетмәләрне бик тиз рәсмиләштерәләр, диелә "Медиазона" тикшерүендә.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • Былтыр Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG